Оптика һәм нанофотоника кафедрасы

Оптика һәм  нанофотоника кафедрасы Казан дәүләт университетында 1960 елда барлыкка килгән оптика һәм спектроскопия кафедрасы нигезендә оештырыла. Оптика һәм спектроскопия буенча белгечләрнең беренче чыгарылышы 1949 елда була. Кафедраның беренче мөдире булып профессор И.С. Поминов билгеләнә. 1991 елдан кафедраны 2002 елдан 2010 елга кадәр Казан дәүләт университеты ректоры, 2010-2014 елларда Казан федераль университеты президенты, 2014 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, профессор М.Х. Салахов җитәкли.

Фәнни юнәлешләр: оптик сибелешнең атомнар, молекулалар һәм фитон кристаллары  белән үзара бәйләнеше, атом һәм молекуляр спектроскопия, квант оптикасы, нелинейная оптика, квант электродинамикасы, лазер физикасы, спектроскопик экспериментны математик эшкәртү.

Профессор М.Х. Сәләхов җитәкчелегендәге фәнни мәктәп РФ Президенты гранты ярдәм итә торган илнең алдынгы фәнни мәктәпләре исемлегенә (2006-2012) керә. Кафедра составына «Квант оптикасы, нанофотоника һәм оптик спектроскопия фәнни-тикшеренү лабораториясе» һәм РФАнең КФТИ КНЦ  берлегендәге «Когерент оптика һәм оптик спектроскопия лабораториясе» дә керә. Күп тикшеренүләр Европа һәм АКШ университетлары һәм РФнең алдынг фәнни үзәкләре  белән хезмәттәшлектә алып барыла.

Кафедра коллективы 6 профессор, 3 доцент, 1 ассистент, 3 инженердан гыйбарәт.
Түбәндәге курслар укытыла: атом һәм молекуляр спектроскопия, квант физикасының хәзерге проблемалары, лазер спектроскопиясе, мәгълүматны эшкәртүнең оптик принциплары, лазерлар физикасы, нанофотоника нигезләре, нанотехнологиягә кереш, хәзерге көн оптикасы һ.б. Лекция курслары махсус практикумнар белән бергә алып барыла. Кафедра каршында «Атом һәм молекулалар физика» юнәлешендә магистратура һәм «Оптика» белгечлеге буенча аспирантура бар. 1990 елдан «01.04.05-оптика» белгечлеге буенча докторлык һәм кандидатлык гыйльми дәрәҗәсен алу өчен  диссертацияләр яклау  (физика-математика фәннәре буенча) советы эшли.

Оптика һәм  и нанофотоника кафедрасы ел саен «Когерент оптика һәм оптик спектроскопия» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбен алып бара.
Мәктәп эшендә Россиянең төрле шәһәрләреннән яшь галимнәр, Россия һәм чит илләрнең алдынгы фәнни үзәкләреннән чакырылган профессорлар катнаша.