Молекуляр системалар физикасы кафедрасы

  • Бүгенге молекуляр системалар физикасы кафедрасының тарихы Казан университетында 1949 елда профессор Шафигуллин А.И., аннары Абруков С.А. җитәкчелегендә җылылык һәм молекуляр күренешләр кафедрасы оештырылудан башлана.
  • 1967 елда кафедраның мөдире физика-математика фәннәре докторы, проф. Маклаков А.И. була һәм ул кафедраны 1994 елга кадәр җитәкли. “Полимерлар физикасы” дигән яңа специальләшү барлыкка килү белән, кафедраның исеме молекуляр физика кафедрасы дип үзгәртелә.
  • 1994 елдан кафедра белән физика-математика фәннәре докторы Скирда В.Д. җитәкчелек итә. Бу чорда кафедрада фәнни кызыксынулар һәм өстәмәләр өлкәсе киңәя. Кафедраның яңа исеме молекуляр системалар физикасы кафедрасы.

Молекуляр системалар физикасы кафедрасы белгечләрне хәзерләп чыгару кафедрасы санала.

Кафедрада “Медицина физикасы”, “Биотехник системалар һәм технологияләр” юнәлешләрендәге бакалавриатура һәм магистратура фундаменталь һәм махсус дисциплиналарны укыту өлкәсендә методик эшчәнлек, шулай ук әлеге юнәлешләрнең расланган төп белем бирү программаларына (ООП) туры китереп курс һәм чыгарылыш квалификация эшләре һәм практикалар белән җитәкчелек итү эшләре алып барыла.

Молекуляр системалар физикасы кафедрасы уку-укыту, молекуляр системалар физикасы буенча гомуми курсларны, атом-төш магнит резонанс нигезләре һәм өстәмәләре буенча курсларны укыту өлкәсендә методик эшчәнлек алып бара.

Молекуляр системалар физикасы кафедрасы:

  • катлаулы молекуляр системаларда, шул исәптән биологик системаларда атом-төш магнит резонансы методларының үсеше һәм кулланылышы белән бәйле төрле юнәлешләр буенча фәнни-тикшеренү эшләре, укучылар белән тәрбия һәм укудан тыш эшләр;
  • конденсация хәлендәге физика өлкәсендә, шулай ук градиентлы атом-төш магнит резонанс (ЯМР) методларының үсешен куллану өлкәләре буенча фәнни һәм производство кадрларының белемен күтәрүне;
  • кафедра эшчәнлеге юнәлешләре буенча шәһәр, Татарстан Республикасы һәм башка төбәк мәктәп укучылары белән профориентация һәм олимпиада эшләрен координацияләүне;
  • кафедра эшчәнлеге юнәлешләре буенча халык арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеген алып бара.