Гомуми физика кафедрасы

Кафедра мөдире –  профессор, ф.-м.ф.д. Таюрский Дмитрий Альбертович

Кафедра гомуми белем бирү кафедралары исәбенә керә. Ул табигый фәннәр факультетларында гомуми физиканы, «Заманча табигать фәннәре Концепциясе» курсын  барлык гуманитар факультетларда, шулай ук факультетның башка кафедраларында махсус курслар укытуны тәэмин итә. «Биомедицина оптикасы һәм радиоспектроскопия» (УНЦ) составында «Медицина физикасы» белгечлеге буенча белгечләр һәм «Катлаулы системалар физикасы» укыту-фәнни үзәге кысаларында «Физика» юнәлеше буенча магистрлар әзерләү гамәлгә ашырыла.

Кафедра карамагында мультимедия җиһазлары кулланып лекцияләр уздыру өчен аудиторияләр, шулай ук физика буенча уникаль тәҗрибәләр коллекциясе өчен демонстрация кабинеты бар.  2011 нче елда КФУны үстерү Программасы кысаларында «Механика», “Молекуляр физика һәм термодинамика», «Электр һәм магнетизм», «Оптика» лабораторияләре тулысынча заманча Leybold Didaktik фирмасы җиһазлар белән җиһазландырылды.