Астрономия һәм космик геодезия кафедрасы

Казан университетының астрономия кафедрасы – Россиядә иң борынгылардан. 1810 елдан биредә профессиональ астрономнарны хәзерләү бара. Кафедраның беренче студентлары – булачак бөек математик Н.И.Лобачевский һәм Ф.Ф.Беллинсгаузен җир шары тирәли экспедициясендә катнашкан И.М.Симонов, Антарктида материгын һәм бик күп утрауларны ачкан М.П.Лазарева.

1833-1837 елларда ул вакытта Казан университеты ректоры булган Н.И.Лобачевский инициативасы һәм аның актив ярдәме белән үз вакытында дөньяда иң яхшы обсерватория төзелә. Берничә ел эченә 9 дюймлы рефрактор, меридиан кругы, гелиометр һ.б. астрономия кораллары урнаштырыла һәм обсерваториядә даими рәвештә күзәтүләр башлана.

30нчы елларда халык хуҗалыгы ихтыяҗы белән астрономия кафедрасы базасында яңа кафедра – геодезия кафедрасы  оештырыла. Укытучылар Идел буенда һәм Уралда геодезик һәм гравиметрия төшереп алу эшләре экспедицияләрендә катнашалар. Астрономия-геодезия бүлеге формалаша, укырга кабул итү кинәт үсә (1931 елда 30 кеше), һәм, астрономнар белән беррәттән, геодезия, гравиметрия һәм картография өлкәләре буенча белгечләр хәзерләү башлана.

60нчы еллар уртасында яңа астрофизик юнәлеш – йолдызларның физик параметрларын аларның спектрларын сан ягыннан модельләштерү юлы белән өйрәнү – уңышлы үсә башлый. Н.А.Сәхибуллин TD-1A, BUSS спутникларын күзәтү буенча халыкара проектларда катнаша. Кафедра каршында төрле елларда төрлечә аталган, хәзер ул –  Астрофотометрия һәм йолдызлар  атмосферасы лабораториясе, фәнни лаборатория оештырыла. Дөнья тенденцияләре юнәлешендә  астрономик обсерваторияләрнең торак урыннардан ерак булуы һәм биек тауларда урнашуын исәпкә алып, 1975 елда Казан университетының Төньяк-Кавказ астрономик станциясе (СКАС) төзелә һәм анда  40 сантиметрлы телескоп урнаштырыла. Анда фәнни күзәтүләр һәм студент практикалары үткәрелә. 1998 елда яңа 1.5 метрлы АЗТ-22 телескопын төзү тәмамлана, һәм, иң яхшы астроклимат булуын истә тотып, ул Төркиядә, Анталия шәһәренә якын 2500 м. югарылыкта урнаштырыла. Андагы эшләр Космик тикшерүләр институты (РАН, Мәскәү) һәм Төркиянең Милли обсерваториясе галимнәре белән бергә алып барыла.

Хәзерге вакытта астрономия кафедрасында 2 фән докторы, 12 фәннәр кандидаты эшли. Казан астрономиясенә хас юнәлешләр үсешне дәвам итә:   астрометрия, селенодезия, күк механикасы һәм астрофизик тикшеренүләр мөһим урынны алып тора. 4 кеше Халыкара Астрономик Берлек әгъзасы, 5 кеше Европа Астрономия Оешмасы әгъзасы булып тора.

70нче еллар башында  элекке СССРда беренче булып йолдыз спектрларын анализлауга яңача якын килүне (локаль термодинамик тигезләнеш гипотезыннан баш тартуга нигезләнгән) тормышка ашырган Н.А.Сәхибуллин җитәкчелегендә  йолдыз атмосфералары физикасын өйрәнү буенча фәнни мәктәп булдырылды.

1992 елдан бу фәнни төркем  2 халыкара грант (Европа көньяк обсерваториясе һәм Сорос Фонды), 3 РФФИ гранты, Россиянең башка грантларын отты.

Казан фәнни мәктәбе Россиядә һәм чит илдә танылган. Төрле елларда (1960 – 2000) фәнни тикшеренүләр РФАнең Махсус астрофизик обсерваториясе, РФАнең   астрономия институты, РФАнең космик тикшеренүләр институты, РФАнең теоретик астрономия институты, Мәскәү  университеты (ГАИШ), Кырым астрофизик обсерваториясе (Украина), Украинаның МФА Баш астрономик обсерваториясе,  Одесса университеты, Латвия ФАнең Радиоастрофизика обсерваториясе,  Эстония ФАнең Астрофизика обсерваториясе,  Урехтада Астрономия институты (Нидерланды), Берләшкән институтның астрофизика лабораториясе (Боулдер, АКШ), Лондон университеты, Тенерифе (Испания), Мюнхен университетының Астрономия һәм астрофизика институты (ФРГ), Макс Планк астрофизика институты (ФРГ), Алабамада Космик үзәк (АКШ) галимнәре һәм астрономнары белән берлектә алып барылды. Нәтиҗәдә TD-1A, BUSS, CHANDRA спутникларыннан һәм иң эре җир өсте телескопларыннан  (6 һәм 1-метрлы САО РАН телескобы, 2.2-метрлы Калар Альто обсерваториясе телескобы, Испания) уникаль күзәтүләр алынды; спектрларны эшкәртү, теоретик спектрларны санап чыгару өчен программалар белән алмашу башкарылды.  Халыкара һәм үзәк журналларда берлектә 22 мәкалә язылды.

Кафедра Бөтенроссия Астрономия конференциясе (ВАК-2007),  Энгельгардт исемендәге  астрономия обсерваториясенә 100 ел тулуга багышланган конференцияне (2007); “Россиядә астрономия үсешенең төп юнәлешләре” конференциясен (2004); И.М.Симоновның тууына 200 елга багышланган конференцияне (1994); “Физика геометризациясе” конференцияләренең барысын да оештыруда катнашты. Казанда  “Йолдызлар атмосферасы”(1979),  “Ай” (1978) Россия дәүләт киңәшмәләре оештырылды һәм үткәрелде. Кафедра каршында даими Астрофизик семинар эшләп килә: утырышлар айга 2 тапкыр үткәрелә.