Радиоастрономия кафедрасы

Кафедра мөдире – Гадел Җәвид улы Акчурин

Кафедра радиофизика һәм ИТнең биш өлкәсе буенча белгечләр хәзерли:

  • физик күренешләрне үлчәү һәм анализлау өчен методлар һәм аппаратуралар;
  • тикшеренүләрдә һәм производствода хәзерге заман элементар база, микропроцессорлар һәм ЭВМ;
  • атмосфера, ионосфера, очраклы параметрлы мохитләрдә электромагнит дулкыннарның таралуы;
  • экологиядә радиофизика;
  • мәгълүматны саклау методлары.

Бакалавриатта хәзерләү профильләре:

  • Махсус радиотехник системалар;
  • Ионосфера физикасы һәм радиодулкыннар таралу, радиоастрономия.

Магистратурада хәзерләү профильләре:

  • Мохитләрдә электромагнит дулкыннары.

Радиоастрономия кафедрасы укучылары  бүгенге көн радиоэлектроника белемен яхшы беләләр,  компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллана белү, сигналларны цифрлап эшкәртү һәм модельләштерү осталыкларына ия, инженер эшкәртмәләрендә һәм ФТЭ (НИР) актив катнашырга омтылалар.

Кафедра оештырылу моментыннан башлап санап чыгару техникасы белән бәйле дисциплиналарны куллануда һәм укытуда әйдәп баручы булып тора. Шуңа күрә 60нчы еллардан башлап, кафедра физика факультетында, шулай ук аспирантларга һәм квалификация күтәрү факультеты (ФОП) тыңлаучыларына, КФУ, Казан шәһәрендәге һәм башка төбәкләрнең югары уку йортлары укытучыларына  гомуми компьютер белемен бирә. Бүгенге көндә кафедрада  Интернетка чыгышлы хәзерге заман персональ компьютерлы ике класс эшләп килә. Классларның берсе укытуны югары компьютер технологияләре буенча алып баруга җиһазландырылган. Кафедрада укытуның сыйфаты турында 1995 елда безнең кафедрада компьютер технологияләре буенча дәресләр алып барган профессор Джон Тодхантер (Пенсильвания университеты, АКШ) бәяләмәсе буенча күзалларга мөмкин. Бәяләмәдә “кафедрада компьютер дисциплиналарын укыту Америка һәм халыкара стандартларына тулысынча җавап бирә” диелгән.

Хәзерге көн радиоэлектроникасы буенча уку-укыту дисциплиналары блогын шартлы рәвештә  “аппаратуралы” яки “эксперименталь” дип атарга була. Ул бүгенге көн эксперименты белән бәйле булган бар нәрсәне –  шул исәптән, үлчәүләрне автоматлаштыру, сигналларны цифрлап эшкәртүне үз эченә ала. Традиция буенча кафедрада бүгенге көн лаборатор җиһазлар ярдәмендә цифр электроникасы һәм микросхемотехника, хәзерге көн элемент базасы курслары буенча лаборатор дәресләр укытыла һәм алып барыла. Кафедраның үзенчәлеге буларак шуны билгеләп үтү кирәк: 3 курс студентлары мәҗбүри рәвештә аппаратлы курс эшен үтиләр.  4 курсның курс һәм бакалавр эшләре, диплом эшләре һәм магистрлык диссертацияләре кафедрада, предприятиеләрдә, фирмаларда, шулай ук фәнни учреждениеләрдә башкарыла.

Кафедрадагы уку-укыту дисциплиналарының өченче блогын шартлы рәвештә  “таралып китә торган” дип атарга була һәм ул теге яки бу яктан кафедраның төп фәнни тематикасы белән бәйле булган уку-укыту курсларын үз эченә ала.

1995 елдан кафедрада ике баскычлы белем бирү башланды: “радиофизика” белгечлеге буенча бакалаврлар, “Мохитләрдә электромагнит дулкыннары” юнәлешендә магистрлар чыгару (фәнни җитәкче проф. Г.М. Тептин).

1998 елдан кафедрада “Компьютер мәгълүмат системалар һәм мәгълүмат саклау” дигән яңа белгечлек ачылды.

Хәзерләү программасы тулысынча информатика һәм кулланма радиофизика бүлекләре буенча халыкара стандартларга җавап бирә.