Квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасы

Квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасы МРС һәм КЭ ФТЛнең  С.А. Альтшулер исемендәге  магнит радиоспектроскопия һәм квант электроникасы фәнни-тикшерү лабораториясе белән берлектә  «Радиофизика» белгечлеге һәм «Физика» юнәлешләре буенча бакалаврлар хәзерләү (профильләр буенча сайлап), «Радиофизика» юнәлеше буенча магистрлар хәзерләү (2 магистратура: Магнит күренешләре физикасы, Квант радиофизикасы – магистратура 2011 елда ачылды), «Физика» юнәлеше буенча (“Конденсация хәле физикасы” магистратурасы).

Кафедра мөдире – проф. Таһиров Мурат Салих улы

Бакалавриатта профильләр хәзерләү:

  • Магнит күренешләре физикасы
  • Квант радиофизикасы һәм квант электроникасы (шәхси план)

Магистратурада профильләр хәзерләү:

  • Магнит күренешләре физикасы
  • Конденсация хәле физикасы
  • Квант радиофизикасы

Казан (Идел буе) федераль университеты радиоспектроскопия буенча дөнья үзәге, ә кафедра – магнит резонансы һәм каты лазерлар физикасы өлкәсендә студентларны хәзерләү үзәгенең берсе булып тора. Кафедра каршында университет күләмендә иң эре булган магнит радиоспектроскопия һәм квант электроникасы  лабораториясе эшли. Кафедрада алган белем алдынгы Европа һәм Америка университетларының дәрәҗәсенә туры килә. Кафедрага килгән студент заманча фундаменталь белем ала һәм физик-экспериментатор, теоретик, биофизик,  компьютерлар буенча белгеч буларак үзенең сәләтләрен тулысынча ача ала.  Беренче курстан ул фәнни-тикшеренү эшләрендә актив катнаша, фәнни басмаларда бастырыла, яшьләр өчен грантлар һәм стипендияләр ала, халыкара студентлар белән алмашуда катнаша ала. Безнең кафедраны тәмамлаучыларның (кафедра оешканнан бирле алар 800 кешедән артык санала), кагыйдә буларак, эшкә  урнашу проблемасы юк. Алар фән һәм техниканың төрле өлкәләре – физика, химия, биология, медицина, геология, ЯМР-томография, квант электроникасы, компьютер техникасында эшлиләр.

Кафедраны тәмамлаучыларның күбесе Е.К.Завойский исемендәге Казан физико-техника институтында, Биохимия һәм биофизика институтында, Органик химия институтында, Казан шәһәренең башка фәнни һәм педагогик учрежденияләрендә хезмәт күрсәтәләр. Күбесе Германия, Швейцария, Голландия, Франция, АКШ, Израиль һәм Япония  чит ил университетларында эшли.

Ярты гасырлык тарихы булган кафедра (кафедра 1961 елда оештырылган иде) коллективы тарафыннан радиоспектроскопия һәм квант электроникасы өлкәсендә фундаменталь тикшерүләр үсешенә шактый зур казанышлар кертелгән,  2000нән артык мәкалә бастырылган.

Кафедра һәм лаборатория базасында 5 докторлык һәм 100дән артык кандидатлык диссертациясе якланылган. Аларның 27се (эксперименталь канд. диссертацияләре)  профессор С.А.Альтшулер,  14-е – профессор М.А.Теплов, 8-е профессор М.С.Таһиров, 14-е доцент А.Л.Столов, 7-се профессор М.М.Зарипов, 5-е – профессор М.В. Еремин, 9-ы – доцент В.Г.Степанов, 4-е – доцент Л.Я.Шекун, 4 кандидатлык диссертациясе – алып баручы фәнни хезмәткәр И.Н.Куркин һ.б. җитәкчелегендә.

Укытучы-галимнәр составы

Укытучы-галимнәр составы танылган галимнәр һәм югары квалификацияле белгечләрдән гыйбарәт:

  • Таһиров М.С. – ТРның атказанган фән эшлеклесе,  ТР дәүләт премиясе лауреаты, 3 диссертация советы әгъзасы, 3 халыкара журнал редколлегиясе әгъзасы, Түбән температура физикасы буенча РФАнең фәнни совет әгъзасы, «Магнит резонанс һәм аның өстәмәләре” халыкара яшьләр мәктәбенең ректоры, «Магнит күренешләре физикасы” юнәлеше буенча магистратураның фәнни җитәкчесе.
  • Еремин М.В.– ТРның атказанган фән эшлеклесе,  ТР дәүләт премиясе лауреаты,  диссертация советының гыйльми сәркатибе,  магнетизм буенча РФАнең фәнни совет әгъзасы, «Конденсация хәле физикасы” юнәлеше буенча магистратураның фәнни җитәкчесе.
  • Буньков Ю.М. – РФ дәүләт премиясе лауреаты, Ф.Лондон халыкара премиясе лауреаты.
  • Никитин С.И. – Физика институты директоры вазифаларын башкаручы
  • Дуглав А.В. –  ТР дәүләт премиясе лауреаты
  • Егоров А.В.-   ТР дәүләт премиясе лауреаты