Радиофизика кафедрасы

Кафедра мөдире –  профессор, физ.-мат. фәннәре докторы Олег Николаевич Шерстюков.

Казан университетының Радиофизика кафедрасы профессор Игорь Михайлович Романов инициативасы белән 1952 нче елда илебезнең тиз темплар белән үсеш алган радиотехника сәнәгатен,  радиоэлектроника һәм радиофизика юнәлешендә эш алып бара торган  фәнни учреждениеләрне квалификацияле кадрлар белән итү өчен оештырылды.

Радиофизика кафедрасы радиоэлектроника һәм радиофизика буенча уникаль уку комплексына ия. Аның составына 15 яңа лаборатория керә.

«Радиофизика» һәм «Мәгълүмати куркынычсызлык» юнәлешләре буенча бакалаврлар һәм магистрлар әзерләнә. Аспирантура бар.

Кафедрада фәнни эш «Җир яны киңлеген һәм мәгълүмати системаны радиофизик яктан тикшеренүләр» дип исемләнгән гомуми фәнни юнәлеш  кысаларында алып барыла һәм  алар радиодулкыннар таралуның радиофизик проблемаларын,  катлаулы радиосистемаларны модельләштерү, катлаулы мәгълүмат системаларында  мәгълүматның хәрәкәтен,  радиофизик ысуллар белән атмосфера һәм ионосфераның динамикасын өйрәнү белән бәйле.

Радиодулкыннарның таралуын метеор-ионосфера ысулы белән  өйрәнү  өлкәсендә КФУ лидерларның берсе булып тора.

Радиофизика кафедрасы биек күлчәгечле метеор комплексы, SKiYMETAll-SKY радиометеор интерферометрик комплексы, радиодулкыннар  таралуны һәм ионнар сферасы өлкәсендә  тикшеренүләр үткәрү комплекты белән  җиһазландырылган. Аджилент Технолиджез компаниясе белән берлектә СВЧ проектлау һәм биология,  медицина буенча дисциплинара тикшеренүләр үткәрү өчен уку-укыту фәнни лабораториясе булдырылды.

КФУ Россиянең һәм чит илләрнең эре компанияләре белән хезмәттәшлек итә.  Аларга чыгарылыш курс студентлары һәм аспирантураны тәмамлаган диссертантлар эшкә чакырылырга мөмкин. Бу – РосТех, Швабе концерны «Российская электроника» концерны предприятиеләре.