Радиоэлектроника кафедрасы 1960 елда төзелә.
Кафедра бакалавр юнәлеше буенча “011800.62 Радиофизика” (“Куллану өлкәсе буенча радиофизика методлары (радиофизик үлчәүләр)” һәм “Куллану өлкәсе буенча радиофизик методлар (Биофизика))” хәзерләү профильләре;
“011800.68 Радиофизика” магистратура юнәлеше буенча “Тирә-юньдә электромагнит дулкыннары” (радиоастрономия кафедрасы белән берлектә) һәм “Куллану өлкәсе буенча радиофизик методлар” (радиофизика кафедрасы белән берлектә) магистр программалары төзү;
“010801.65 Радиофизика һәм электроника” юнәлеше буенча белгечләр (“Радиофизик үлчәүләр” һәм “Биофизика” белгечлекләре) хәзерләү белән шөгыльләнә.
Кафедра каршында фәнни-тикшеренү эше һәм фәнни практика өчен Обсерватория бистәсендә урнашкан радиотехник полигон эшли.
Махсус уку-укыту лабораторияләре бар:
- Радиофизика һәм радиоэлектроника буенча практикум;
- Дулкын процесслары лабораториясе;
- Җир асты гидродинамикасы лабораториясе;
- Микропроцессор системалары һәм микроэлектроника;
- Прототип радиосистемаларны проектлаштыру лабораториясе;
- Радиофизик үлчәүләр лабораториясе.
Фәнни эш диэлектрик тикшерүләр, тере системалар, төрле табигатьтәге дулкын процесслары физикасы, җир асты гидродинамикасы, атмосфераның өске катламы өлкәләре буенча алып барыла.
Кафедрада ике фәнни-тикшеренү лабораториясе эшли:
- “Радиофизика”
- “Диэлектрик спектроскопия”
Казан федераль университетының радиоэлектроника кафедрасы SWD Software компаниясе ярдәмендә үткәрелә торган “Югары уку йортлары өчен QNX” белем бирү программасында катнашучы булып тора.