КФУның Физика институты Идел буе һәм Россиянең физика һәм астрономия өлкәсендә әйдәп баручы укыту-фәнни үзәге. Институтның белем бирү программалары классик фундаменталь белем бирүнең һәм инженерлар әзерләүнең өстенлекле якларын үзендә берләштерә. Фәнни тикшеренүләр дөньякүләм дәрәҗәсендә үткәрелә һәм белем бирүнең киң өлкәләре спектрын – квант технологияләре өчен материалларның дизайны һәм синтезыннан башлап, якын һәм ерак космосны өйрәнүгә кадәр – үз эченә ала.
Физика институтының төп максаты – алдынгы позицияләрне дөньякүләм фәнни-белем бирү киңлегендә яулау.