КФУда татар теле һәм әдәбиятыннан Бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган өчен бүләкләр тапшырдылар
Татарстанның 15 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 79 чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан тапшырган. 1 июльдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган укучыларны, шулай ук аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы узды. Быел Татарстанның 15 муниципаль берәмлегеннән 79 чыгарылыш укучысы сынау тоткан. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районыннан Йолдыз […]
