Озын колаклы ярканат төре Татарстанда төгәл 26 ел дәвамында теркәлмәгән.

Казан федераль университеты галимнәре “Зөя” укыту-фәнни базасы территориясендә тикшеренү эшләре барышында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән ике баш көрән ушан (лат. Plecotus auritus) тапкан.
Тикшеренүләрдә Фундаменталь медицина һәм биология институты хезмәткәрләре катнашты. Төркемнең җитәкчесе – зоология һәм гомуми биология кафедрасы профессоры Вадим Сәитов. Шулай ук тикшеренүчеләр арасында шул ук кафедраның доценты Николай Шулаев һәм лаборант Любовь Андросюк та бар.
Фәнни эшчәнлек Идел-Кама тыюлыгы өлкән фәнни хезмәткәре һәм ярканатлар буенча баш белгеч Максим Егоров һәм Пенза дәүләт университетын тәкъдим иткән магистрантка Мария Малявина белән берлектә алып барылды.
Ярканатны пәрәвез челтәрләре һәм махсус ультратавыш генераторлары ярдәмендә тотканнар, аннары морфометрик параметрларны билгеләү, алу һәм паразитларны – талпан һәм борчаларны җыю башкарылган. Шуннан соң хайваннарны иреккә җибәргәннәр.
“Тикшеренүләр нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән төр – ике көрән ушан тотылды, ул төбәк территориясендә төгәл 26 ел дәвамында теркәлмәгән», – дип хәбәр итте Н. Шулаев.
Көрән ушаннан тыш, Кызыл китапка кертелгән су ярканаты, Брандт ярканаты, җирән ярканат, урман ярканаты кебек төрләр дә теркәлгән. Ярканатларга кызыксыну, белгеч сүзләренчә, Covid-19 пандемиясе вакытында үскән.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Алексей Балашов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Вадим Сәитов
