Ул татарстанлыларны төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча берләштерә: мәгариф, авыл һәм урман хуҗалыгы, файдалы казылмалар чыгару, сәнәгать, энергетика, төзелеш, транспорт һәм логистика, IT һәм элемтә, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр, мәдәният һәм спорт.

Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасының икътисадый, социаль һәм мәдәни үсешенә юнәлдерелгән эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән гражданнарның казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану максатларында Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән гамәлгә куелды.
Казаннан лауреатлар исемлегенә барлыгы 5325 кеше кергән, шуларның 126сы Казан федераль университетын (төп югары уку йортын) тәкъдим итә. Бу институтлар директорлары һәм аларның урынбасарлары, югары мәктәп деканнары, кафедра мөдирләре, галимнәр, административ-идарә хезмәткәрләре: Экология, биотехнологияләр һәм табигатьтән файдалану институты директоры Светлана Селивановская, Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов, Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский, «Кече тоннажлы химик технологияләр» үзәге директоры Михаил Варфоломеев, Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының тәрбия һәм социаль эш буенча директор урынбасары Анна Гедмина, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының тәрбия һәм социаль эш буенча директор урынбасары Эльвира Закирова, Кадрлар идарәсе башлыгы урынбасары – профессор-укытучылар составы белән эшләү бүлеге башлыгы Роза Данилова, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының профессор-консультанты Фаина Ратнер, КФУ Мәгълүмати сәясәт департаментының әйдәп баручы белгече Диана Зиннурова һәм башка бик күпләр. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга була.
Мактау тактасы татарстанлыларны төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча берләштерә: мәгариф, авыл һәм урман хуҗалыгы, файдалы казылмалар чыгару, сәнәгать, энергетика, төзелеш, транспорт һәм логистика, IT һәм элемтә, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр, мәдәният һәм спорт. Хезмәткәр турында мәгълүмат бер елга урнаштырыла. Кабат тәкъдим итү алдагы тәкъдим ителүдән соң биш елдан да иртәрәк булмаска мөмкин.
“Республиканың барлык казанышлары һәм уңышлары-татарстанлыларның күп буыны казанышы. Хезмәт кешеләре безнең барыбыз өчен дә профессиональлек, үз эшенә тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт үрнәге булып тора. Заводларда меңнәрчә кеше эшли, безгә тотрыклы икътисад тудыра, йөзләрчә мең авыл кешесе көн саен өстәлдә икмәк булсын өчен тырыша. Безнең балалар тәрбиячеләр һәм педагогларның кайгыртучан кулларында үсә, ә табиблар сәламәтлегебезне. Иртәгәге көнебезнең нигезе һәр кешенең көндәлек хезмәте белән салына”. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның әлеге сүзләре ТР Хөкүмәте сайтында китерелә.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчерепан бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Александр Кузнецов
