КФУ хезмәткәрләре ТР Рәисенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар

Югары уку йорты вәкилләре нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлешләре өчен бүләкләнделәр.

 

Яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасы кысаларында Казан федераль университетының өч хезмәткәре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлешләре өчен»рәхмәт хатларына лаек булды.

Фундаменталь медицина һәм биология институтының ашыгыч медицина ярдәме һәм симуляцион медицина кафедрасы доценты Юлия Вәлиева, Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының (ИГиНГТ) Минералогия һәм литология кафедрасы доценты Алексей Ескин һәм ИГиНГТ төбәк геологиясе һәм файдалы казылмалар кафедрасы мөдире Рафаэль Сөнгатуллин бүләкләнде.

“Минем өчен Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – беренче чиратта безнең команданың хезмәтен тану. Шәхсән мин аны югары ышаныч билгесе итеп кабул итәм – хәзер бу намусны аклар өчен тагын да яхшырак эшләргә кирәк», – диде Ю.Вәлиева.

КФУ матбугат хезмәтенең нәтиҗәгә ирешүгә китергән факторлар турындагы соравына җавап биреп, галим бердәм коллективны, җитәкчелекнең ярдәмен һәм үз квалификациясен даими күтәрергә омтылуын телгә алды.

“Безнең төбәктә һөнәри үсеш өчен барлык шартларның да булуы мөһим-бу бик зур стимул”, – дип өстәде ул.

Аның үйтүенчә, тикшерүченең төп принциплары – һәр эш һәм проект өчен җаваплылык, хезмәттәшләренә хөрмәт, башка фикерләрне ишетә белү һәм фикер алышуга әзер булу. Яшь белгечләргә ул күңелләренә хуш килгән эшне сайлауларын теләде, һәм шул вакытта эш энергия чыганагы булачак һәм нәтиҗә китерәчәк, шулай ук стандарт булмаган бурычларга алынудан курыкмаска, чөнки алар характерны чыныктыралар.

“Иң мөһиме – һәрвакытта да сүзегездә торыгыз һәм һәр проектка үзегезнең шәхси кебек карыйсыз. Ул вакытта уңыш үзен озак көттермәячәк”, – дип йомгаклады университет вәкиле.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Алексей Балашов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте