КФУ-Россиядә кар барсын саклау буенча комплекслы программаның фәнни партнеры

Яңа программа ирбислар популяциясенең тотрыклы үсешен максат итеп куя, өстәвенә, реинтродукция мәчеләр семялыгыннан бу вәкилләренең генетик төрлелеген мониторинглау белән бәйле булачак.

Казан федераль университетын, Россия Фәннәр академиясенең А. Н.Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институтын һәм «Снежный барс» биотөрлелекне саклау фәнни-тикшеренү үзәген берләштерергә тиешле өч яклы килешүгә кул куелды. Документ Россиядә ирбисны коткаруга һәм саклап калуга юнәлдерелгән уртак комплекслы фәнни программа эшләүгә ярдәм итәргә тиеш.

«Снежный Барс» биотөрлелекне саклау фәнни-тикшеренү үзәге директоры Вячеслав Волнов әйтүенчә, белгечләр дөньяда кар барсының саны 4000-7000 баш дип бәяли. Тереклекнең яшерен яшәү рәвеше һәм яшәү урынына барып җитү кыен булу сәбәпле, төгәл санны әйтүе авыр.

“Россиядә 90 баш теркәлгән. Алар Алтай Республикасында, Тыва Республикасында, Красноярск краенда һәм Бурятия Республикасында яшиләр”, – диде эксперт.

Рәсми символы кар барсы булган Татарстанда бу хайваннар кыргый табигатьтә яшәми. Шуңа да карамастан, республика табигатьне саклау инициативаларында әһәмиятле роль уйный. Россия ирбис сакланып калган 12 дәүләт исәбенә керә. Алар Россия Федерациясенең Кызыл китабына кимеп бара торган төр буларак кертелгән.

Эшләнә торган программа үз алдына булган популяцияне саклап калу гына түгел, ә аның тотрыклы үсешен тәэмин итү максатын да куйды.

«Төп юнәлеш булып репродуктив потенциалны өйрәнү һәм затларны реинтродукциягә әзерләү методикасын эшләү исәбенә яшәүгә сәләтле баш санын формалаштыру тора, ә кабул ителә торган чараларның популяция һәм нәтиҗәлелеген өзлексез бәяләү гамәлләргә төзәтмәләр кертергә һәм программаның озак вакытлы нәтиҗәлелеген гарантияләргә мөмкинлек бирә», – дип аңлатты В. Долгов.

Галимнәр кар барсы санын арттыру буенча эшләр белән беррәттән аның генетик төрлелеген саклау буенча чаралар күрергә ниятлиләр. Генетик параметрларны исәпкә алып, шул исәптән ветеринария-генетик тикшеренүне һәм криобанк булдыруны да кертеп, репродуктив төшне формалаштыруга өстенлек бирелә.

“Кыргый табигатьтә санның артуы аларның генетик төрлелеге даими мониторингы шартларында затларның реинтродукциясе нәтиҗәсе булачак. Шулай итеп, торгызыла торган популяциянең тотрыклылыгы демографик һәм генетик күрсәткечләр белән бер үк вакытта эшләү белән тәэмин ителәчәк”, – дип ассызыклады директор.

Казан университеты фундаменталь тикшеренүләрдән алып профильле кадрлар әзерләүгә кадәр бурычларның киң спектрын гамәлгә ашыручы алдынгы фәнни-методик һәм тикшеренү үзәге ролен үз өстенә ала.

“КФУ эшенең конкрет юнәлешләре – үрнәкләрнең биобанкын булдыру; хайваннарның физиологик торышын бәяләүнең инвазив булмаган ысулларын эшләү; хайваннарны җайлаштыруның физиологик һәм молекуляр механизмнарын өйрәнү; кыргый мәчеләр өчен вакциналар эшләү һәм тестлау; флористик һәм фитоценотик төрлелекне комплекслы бәяләү; табигый-антропоген мохит компонентларын модельләштерү һәм бәяләү; табигый-антропоген шартлар тудыру; зоолог белгечләренең максатчан әзерлеге”, – дип санап китте белгеч.

Мәскәү килешүе өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы нигез булды. 2022 елда биологик төрлелекне саклау буенча фәнни үзәк төзелә. Ә Казанда халыкара конференция барс яши торган 12 илдән 180 тикшеренүче җыйды, анда катнашучылар Казан резолюциясен кабул иттеләр һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында ике килешү имзаладылар.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә, КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы