КФУ RUR Subject Rankings предмет рейтингында позицияләрен ныгытты

Университет тормыш фәннәре, медицина, табигыять һәм дисциплинар тикшеренүләр белән бәйле стратегик мөһим юнәлешләр буенча уңай динамика күрсәтә. Казан федераль университеты RUR Subject Rankings 2026 рейтингының 24 фән өлкәсенә керде һәм кайбер төп юнәлешләр буенча позицияләрен яхшыртты. Нәтиҗәләр RUR агентлыгы тарафыннан әзерләнгән. Рейтингта алты эре предмет юнәлеше һәм 26 тар предмет өлкәсе күрсәтелгән. КФУ барлык алты […]

КФУда архитектура, дизайн һәм сәнгать буенча XXXV халыкара смотр-конкурс ачылды

Тарихы 1960 елларга барып тоташкан конкурста 700 гә якын эш тәкъдим ителгән. 12 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Казан федераль университетында архитектура, дизайн һәм сәнгать буенча чыгарылыш квалификация эшләренең XXXV халыкара смотр-конкурсы уза. Аны КФУ архитектура белеменә ярдәм итүче төбәкара иҗтимагый оешма (МООСАО) белән берлектә оештыра. Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) Россия югары уку йортларыннан, шулай ук […]

Сәнәгать өчен фән һәм мәгариф: КФУда технологик лидерлык хакына партнерлык турында фикер алыштылар

Попечительләр советы залында министрлыклар, университетлар һәм Татарстан сәнәгать кластеры вәкилләрен берләштергән конференция узды. Казан федераль университетында «Сәнәгать өчен фән һәм мәгариф: технологик лидерлык хакына партнерлык»конференциясе узды. КФУның Карьера үзәге җитәкчесе Вячеслав Сәйдәшев һәм Россия кластерларының эшлекле берләшмәсе идарәсе рәисе Сергей Майоров модераторлар булды. Очрашуны ачып, Вячеслав Сәйдәшев төп проблеманы билгеләде: фән бурычларны өч-дүрт ел эчендә […]

Казан федераль университеты студенты “Полюс” форумы җиңүчесе

Аның проекты 800 мең сум грант откан. Архангельскта яшь галимнәрнең «Полюс»Бөтенроссия форумы узды. Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының беренче курс магистранты Павел Кокорин грантка тәкъдим ителгән гавами яклауда җиңүче булды. Аның «Мәгърифәт катализаторы» («Катализатор просвещения») проекты 800 мең сум күләмендә грант отты. Форум турында егет уку чатларыннан белгән, укытучылар даими рәвештә конкурслар […]

КФУ психологы картлыктан куркудан ничек туктарга икәне турында сөйләде

Белгеч картлыктан куркуның үлемнән куркудан нәрсә белән аерылуын һәм киләчәк алдындагы борчылуны җиңәргә нәрсә ярдәм итүен аңлатты. Картлыктан курку күпләргә таныш. Әмма Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов билгеләп үткәнчә, картаю турындагы уйлар артында еш кына якынлашып килүче үлем белән бәйле борчылулар яшеренеп ята. Шул […]

Укучылар олимпиадалары исемлеге һәм аларның дәрәҗәләре расланды

Исемлектә КФУның төбәкара олимпиадалары да керде. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән 2026/27 уку елына мәктәп укучылары олимпиадалары һәм аларның дәрәҗәләре исемлеге расланды. Исемлеккә Казан федераль университетының төбәкара олимпиадалары да керде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,  проект белән чагыштырганда документта 79 дан 60 Олимпиадага кадәр кимегән. Казан университетының төбәкара олимпиадалары түбәндәге профильләр буенча расланды: […]

Казан университеты эксперты тәрҗемәче һөнәренең нечкәлекләрен аңлатты

Ел саен 30 сентябрьдә Халыкара тәрҗемәчеләр көне билгеләп үтелә. Халыкара тәрҗемәче көне-көн саен тел киртәләрен җиңеп, мәдәниятләр арасында аралашуны мөмкин итүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Бу һөнәрнең иң катлаулы юнәлешләреннән берсе булып синхрон тәрҗемә санала. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш разряды – Шәрыкне өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина ни өчен […]

Мәдәни код буларак ис: ул халыкларның гореф-гадәтләрен ничек билгели?

КФУ доценты Людмила Якимова исләрнең ничек итеп «үз» һәм «чит» тойгысын формалаштыруы, мунчаның ни өчен туган, ә сюрстреммингның – сәер булуы, шулай ук монда химиянең нинди катнашы булуы турында сөйләде. Ис-ул химия генә түгел, ә хәтер, хис-кичерешләр һәм безне балачактан сеңдерә торган мәдәни код. Ароматларның дөньяны кабул итүебезне ничек формалаштыруы һәм ни өчен берәүләр өчен […]

Казан университеты командасы NeuroArt хакатонында җиңү яулады

Җиңүчеләр 300 мең сум күләмендә акчалата приз алдылар. Kazan Digital Legends сериясе кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ярдәмендә оештырылган NeuroArt хакатонына йомгак ясалды. Казан федераль университеты командасы җиңү яулады, алар AR-кушымта – Идел буеның биш шәһәре буенча маршрут  эшләделәр. Ике көн дәвамында катнашучылар ясалма интеллект инструментлары белән эшләделәр һәм визуаль сәнгать, музыка, график дизайн һәм […]

КФУда көзен кайсы кыргый хайваннар актив икәнен сөйләделәр

Белгеч җәнлекләрнең кешеләргә чыгу сәбәбен аңлатты. Көз көне күп кенә кыргый хайваннарның активлыгы кими. Бу аларның йокыга һәм кышкы сезонга әзерләнүләре белән бәйле. Ләкин кайберәүләрнең, киресенчә, күчеп йөрүләре ешрак була. Казан федераль университеты эксперты нәкъ менә шундый кыргый хайваннар һәм алар белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Аерым алганда, көз айларында тояклы хайваннарның: болан […]