Татарстан халкы бер төндә ике йолдызлы яңгырны – көньяк Дельта-аквариданы һәм Альфа-Каприкорниданы күзәтә алачак.

30 июльдән 31енә каршы төндә Татарстан Республикасы халкы Көньяк Дельта-акваридны һәм Альфа-Каприкорнидны үз эченә алган икеләтә метеор агымының иң югары ноктасына шаһит булачак. Космик күренешне кайчан һәм ничек күзәтергә кирәклеге турында Казан федераль университеты астрономы сөйләде.
Көньяк Дельта-Акварида метеор агымы 12 июльдә башланып, 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Үз исемен ул Радиантның – агым чыганагының шартлы ноктасының Сукояр йолдызлыгында урнашуыннан алган. Үз чиратында Альфа-Каприкорниданың кәҗәмөгез йолдызлыгында радианты бар.
Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, КФУның В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев аңлатканча, ике йолдыз яңгырын да үз күзләрең белән 23:00 дән 03:00 гә кадәр күзәтү яхшырак.
“Бу очракта махсус техниканы файдаланырга ярамый, чөнки теләсә нинди оптик приборлар, алар нинди генә булмасын, күк йөзендәге зур булмаган өлкәне колачлыйлар, ә безнең күз – киң почмаклы. Без шунда ук күктә яктыртучы кисәкчекнең кайсы ноктадан очып чыгуын күрәчәкбез”, – диде тикшеренүче.
Казан федераль университеты хезмәткәре әйтүенчә, ике агымның кушылуы аркасында шактый интенсив метеор яңгыры көтелә. Ул шулай ук күренешне яхшырак күзәтү өчен шәһәр читенә чыгарга киңәш итте, чөнки калада күк йөзен яктырта торган ясалма яктылык бик күп.
Казан университетының яшь галимнәре, астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Мария Сергиенко һәм «Киберфизик системаларның өстенлек үзәге, IoT һәм IoE» фәнни – тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Алексей Андреев тикшеренүләр үткәрделәр. Алар барышында бу ике йолдызлы яңгырның гомум танылган ата-ана гәүдәләре бердәнбер түгеллеген ачыкладылар. Алар 2024 елда Meteoritics & Planetary Science журналында Каприкорнидлар турында эш бастырганнар, ә 2026 елда-шунда ук Дельта – Акваридлар турында мәкалә биргәннәр.
Ачыкланганча, Көньяк Дельта-Акваридларның 96p/Machholz һәм P/2008 Y12 (SOHO) кометалары белән дә, шулай ук (196256) 2003 EH1 астероиды белән дә туганлык бәйләнешләре расланган. Соңгысы, барлык параметрлары буенча да сүнгән комета булып санала, хәзерге вакытта аларны өйрәнү белән дөньякүләм фәнни үзәкләрдә актив шөгыльләнәләр. Каприкорнидлар өчен ачылган яңа потенциаль ата-ана җисемнәре булып 2003 MT9, 2008bo16, 2011ec41, 2013CT36, 2008ем9, 2003ov, 2005et70, 2011FZ22 һәм 2013ne19 астероидлары тора.
Шулай итеп, Казан яшь галимнәренең тикшеренүләре буенча, югарыда телгә алынган метеор ташкыннары өчен ихтимал ата-ана җисемнәре исемлеге киңәйгән.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алексей Балашов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Михаил Ступин
