Музейда саклана торган тау токымнары һәм минераллар коллекциясе – безнең илдә генә түгел, дөньяда да иң борынгыларның берсе, каталог аның 1826 елга торышын тасвирлый.

Казан федераль университетының А.А. Штукенберг исемендәге Геология музееның иң кыйммәтле экспонатларыннан берсе-1826 елда танылган галим, профессор Адольф Купфер тарафыннан төзелгән «Казан Император университеты минераль кабинетының гомуми каталогы». Исемлектә 4960 экспонат исәпләнә.
КФУның Геология музеенда саклана торган тау токымнары һәм минераллар коллекциясе – илебездә генә түгел, дөньяда да иң борынгыларның берсе, анда XVIII–XIX гасырларда табылган үрнәкләр шактый. Шунысы кызык, коллекция XVIII гасыр ахырында ук Казан гимназиясендә туплана башлый, аның базасында 1804 елда Император Казан университеты ачыла.
Университет төзелгәннән бирле диярлек гамәлдә булган Минераль кабинетның нигезе булып кенәз Григорий Потемкин-Таврическийның 1798 елда Казанга китерелгән һәм Павел I указы нигезендә Казан гимназиясенә бирелгән минераллар һәм “Табигый әйберләр” коллекциясе тора.
Минераль кабинет фондлары университет укытучылары тарафыннан да, башка бүләк итүчеләр тарафыннан да даими тулылана, моннан тыш, минераллар һәм тау токымнары сатып алына. Әйтик, 1817 елда кабинет өчен якынча 1200 минералдан торган зур партия сатып алганнар, шулай ук Иркутск губернаторыннан геологик коллекция алынган. XIX гасырның беренче яртысында музейга университет адъюнкты Алексей Лобачевскийның (бөек математикның энесе) 1819 елда Себер буенча экспедициясеннән алып кайткан зур минераллар җыелмасы кергән.
1826 елда Минераль кабинет Минералогия музее итеп үзгәртелә, аны Адольф Купфер җитәкли. Ул төзегән каталог иң мөһим документларның берсе – ул фондларның торышын тасвирлый. Галим тарафыннан җитди инвентарь эше башкарыла: ул исемнәрне теркәп кенә калмый, минералларны һәм тау токымнарын системалаштыра. Купфер исемлегендә чагылыш тапкан минераллар арасында пирит, галенит, сфалерит, кварц (төрле төрләрдә), кальцит, малахит, азурит, крокоит, пироморфит бар.
200 ел эчендә КФУ Геология музее составынлагы Минералогия музее фондларында тау токымнары, минераллар һәм палеонтология үрнәкләре коллекциясе сизелерлек артты. Хәзер алар 400 меңнән артык.
“Без Казан университеты профессоры Адольф Купфер тарафыннан 1826 елның 30 июнендә төзелгән каталогны кадерләп саклыйбыз. Музейда әлеге исемлектә чагылдырылган кыйммәтле металлар, саф теллур һәм саф мышьяк бар, – дип хәбәр итте КФУ геология музееның музей әйберләренең баш сакчысы Римма Петрова. – Казан геология мәктәбе галимнәренә багышланган күргәзмәләребездә без һәрвакыт аларның коллекцияләрендәге тау токымнары һәм минералларының чын үрнәкләрен, шулай ук аларның хезмәтләрен һәм кулъязма документларын күрсәтәбез. 12 августтан 14 августка кадәр Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында ике халыкара фәнни-гамәли конференция узачак: “Карбонатлы катламнар” һәм Kazan Golovkinsky Stratigraphic Meeting. Бу чараларда катнашучылар безнең музейга килә һәм иң кызыклы экспонатларны күрә алачак”.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Лариса Бусиль, автор фотосы
