Энтомолог Николай Шулаев агулы үрмәкүчләрнең республикага ничек эләгүен һәм аларның төбәккә үтеп керүен нәрсә чикләвен аңлатты.
Гаммәви мәгълүмат чараларында агулы үрмәкүч – каракортлар һөҗүме темасы актив тикшерелә. Казан федераль университеты галиме агулы буынтыгаяклыларның Татарстан Республикасына ни рәвешле үтеп керүләре турында сөйләде.
Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев хәбәр иткәнчә, “каракорт үрмәкүч” (лат. Latrodectus tredecimguttatus), шулай ук «черная вдова» буларак та билгеле, Идел буе кышларына яраклашмаган.
“Безнең зона төньяктарак. Аңа чүлләр яки ярымчүлләр кирәк. Безнең кыш аның өчен түгел”, – диде тикшеренүче.

КФУ галиме халыкның агулы хайваннар белән бәрелешү очраклары һәм аларның төбәктә барлыкка килү сәбәпләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, алар монда очраклы рәвештә: транспорт, туристлар, йөк ташу юлы белән килә.
“Бу әйбер шактый стандарт. Ләкин бу безнең зонаның төре түгел. Алар безгә эләгергә мөмкин, ә ияләшә алмыйлар”, – дип аңлатты Н. Шулаев.
“Каракорт” атамасы төрки телләрдән килеп чыккан һәм сүзгә-сүз “кара бөҗәк” дигәнне аңлата. Бу үрмәкүчләрнең тәне кара (кайвакыт корсагында кызыл яки кызгылт-сары таплар да күрергә мөмкин) һәм озын, нечкә һәм ялтыравык аяклары була. Россия Федерациясендә каракорт Калмыкиядә, Әстерхан, Ростов, Волгоград өлкәләрендә очрарга мөмкин. Тешләгәндә кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Жгут салырга һәм яраны кисәргә ярамый.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алексей Балашов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, автор фотосы

