КФУ студенты самбо буенча Европа беренчелегендә җиңү яулады
Ярышларда 23 илдән 357 спортчы катнашты. Нови-Сад шәһәрендә (Сербия Республикасы) самбо буенча Европа беренчелегенең халыкара спорт ярышлары тәмамланды. Аларда Казан федераль университетының Физика институты студенты Георгий Кротов җиңү яулады. Ярышларда 23 илдән 357 спортчы катнашты. Россия җыелма командасы, югары әзерлек күрсәтеп һәм медаль зачетында көндәшләрен узып, ышанычлы җиңү яулады. Ил җыелма командасы составында КФУ студенты […]
