КФУ доценты «Гордость нации» премиясе лауреаты булды
Бүләк этномәдәни үсешкә һәм Россия халыклары бердәмлеген ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен тапшырылды. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының (ИМОИиВ) Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасы доценты Елена Гущина «Гордость нации» V Бөтенроссия иҗтимагый премиясе лауреаты булды. Ул «Россия халыклары мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүче дип игълан […]