9 нче номерлы тулай торак – Пушкин ур., 32 йорт

Кыскача белешмә

Күп катлы: 10

Тулай торакта үткәрелгән студент еллары бигрәк тә истә кала. Интерьер яки көнкүреш шартлар бик мөһим булсалар да, эш аларда гына түгел, эш анда булган бик җылы атмосферада. 9 нче номерлы тулай торакта моның белән бернинди проблема юк. Башка студентлар белән бергә син көнкүрешеңне җайлаштырасың, мөстәкыйльлеккә өйрәнәсең, буш вакытыңны үткәрәсең.

9 нчы тулай торакта яшәүнең нинди өстенлекләре бар?

Студентлар шәһәрчегенең 9 нчы номерлы тулай торагында яшәячәгеңне белдеңме? Бик яхшы, әйберләреңне җый да безгә кил! Без сине көтәбез, ә хәзергә безнең тулай торакта яшәүнең кайбер өстенлекләрен сөйләп үтәбез.

Уңайлы урнашуы

Тулай торак 9 нче номерлы тулай торак Казанның төп урамнарының берсендә — Пушкин урамы, 32 йортта урнашкан. Бу синең тынычлык һәм тынлык өчен киртә түгел, чөнки йорт магистральдан берникадәр ераклыкта урнашкан. Аның каравы, сиңа кирәкле барлык объектлар: СК УНИКС, КФУ мәгълүмати технологияләр үзәге  һәм универститет үзе – 5 минутлык җәяү юлда. Шәһәр үзәгенә кадәр дә якын, шулай күрә кая барырга дигән сорау төшеп кала.

Уңайлы бүлмәләр

Бу кызыл сүз түгел, ә чып-чын дөреслек. Ремонт тулай торак өчен файдалы булды: интерьерлар тулысынча үзгәрде, иркен мәйданнар барлыкка килде, коммуникацияләр тулысынча алыштырылды. Бүлмәләргә яңа җиһаз куелды, тәрәзәләр алыштырылды, Wi-Fi үткәрелде. Бүлмәләр 2-3 кешегә исәпләнгән, һәркемгә кровать, шәхси тумбочка, полка һәм тартма, уку өчен өстәл каралган. Аш бүлмәсе һәм санузел гомуми, берничә бүлмәгә, шулай ук ремонттан соң игътибарны арттыруны таләп итә.

Үсеш алган тышкы инфраструктура

Сиңа Казан үзәгендә тору мөмкинчелеге туды. Казанны күрергә ашкынган туристлар яп-якында: Габдулла Тукай һәйкәле белән билгеле “Боҗра”, “Меңъеллык” паркы, Ленин бакчасы һәм “Эрмитаж”, Вахитов скверы. Азык-төлекне һәм көнкүреш кирәк-яракларын якындагы супермаркетларда һәм сәүдә үзәкләрендә сатып ала аласың, шәһәрне өйрәнергә теләсәң – якында гына “Габдулла Тукай мәйданы” метро станциясе һәм җәмәгать транспорты тукталышлары.

Уку һәм күңел ачу өчен шартлар

Безнең актлар залында җыелышлар, конкурслар, тулай тораклар арасында ярышлар еш уза . Ә уку залында син ялгызың гына тынычылыкта калып, киләчәк сессиягә яки зачетка әзерләнә аласың.

Контактлар

9 нче номерлы тулай торак

Адрес: 420111, Казан шәһәре, Пушкин ур., 32 йорт;

Телефон: 236-38-44.