4нче номерлы тулай торак

Кыска мәгълүмат

Этажлар саны: 5

Әгәр син Казан университетына чит шәһәрдән килгән булсаң, синең турында кайгыртып, әти-әниең түләүле квартира тота алалар, әлбәттә. Ләкин 4нче номерлы тулай торакта яшәү күпкә күңеллерәк һәм кыйммәткә дә төшми. Соңгы кап пилмәнне бөтен блок белән пешерә торган гомуми ашханә, аннан соң бергәләп стипендия көтү… Кыйммәтле бүләкләрсез генә, ләкин якын дуслар белән, күңелле итеп үткәрелә торган гомуми бәйрәмнәр. Студентлык еллары романтикасының ни икәнен беләсең киләме? Түләп тора торган квартирадан баш тартып, 4нче номерлы тулай торакка кил!

4нче номерлы тулай торактагы уңайлыклар.

Университетка җиңел генә барып җитү.

Якында гына ике автобус тукталышы урнашкан – Әбҗәлилов һәм Достоевский ис. тукталышлар – алардан университетка таба маршрутлар йөри. Күпләр Әбҗәлилов тукталышыннан китәргә тырыша, чөнки аннан маршрутлар күбрәк йөри (№10, 10а, 35, 35а, 63, 91 автобуслар һәм № 2, 3, 5, 7 троллейбуслар), шулай булгач, сиңа тукталышта озак торырга туры килмәячәк. Достоевскийдан китү дә проблема түгел, моннан университка кадәр 30, 22, 89 номерлы автобуслар йөри. Юлда 10 минутка якын вакын үтәчәк, ләкин бөкеләр мөмкинлеге булуын да исәпкә алып, алданрак чыгарга тырыш.

Бүлмәләрдә бик чиста һәм рәхәт.

Түбәдән төшүче тараканнар, ертылып беткән стеналар турында сөйләүчеләргә ышынма. 4нче номерлы тулай торакта люкс шартлар булмаса да, монда пөхтә, якты һәм уңай. Һәркемнең үз караваты һәм тумбочкасы, дәресләргә әзерләнү өчен өстәл һәм урындык бар. Кием-салымны зур булмаган, ләкин сыйдырышлы шкафта саклап булачак.

Үсеш алган тышкы инфраструктура.

Азык-төлек аласыгыз килә икән – якында гына «Пятерочка» һәм башка бик күп кечкенә кибетләр бар. Башыгыз авыртса – общагадан ерак та түгел аптека урнашкан. Әти-әнидән килгән акчаны алу өчен почта бүлекчәсе якында гына. Дуслар белән һавада йөрисегез килсә – Студенлар скверы һәм Горький Паркы бар. Җирле инфраструктура сиңа бөтен мөмкинлекләрне бирә, ниндидер әйбер булмаган очракта, автобус белән барып җитәргә мөмкин.

Кулинария

Җирле кулинариядәге “тәмнүшкәләр” – сагынып искә алырлык. Ышанмыйсыңмы? Тәҗрибәлерәк студентлардан сора.

Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге.

Бильярд яки теннис уйнарга яратасыңмы? Бу спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен 4нче номерлы тулай торакта махсус заллар бар. Моннан тыш үзеңне әйбәт физик формада тоту өчен теләгән вакытта шөгыльләнергә мөмкин булган, җиһазландырылган спорт мәйданчыклары да бар.

Мәдәни-белем бирү мөмкинлекләре.

Концертлар, очрашулар, кызыклы чаралар үткәрү ячен тулай торакта уку залы бар. Студсовет бүлмәсендә башка студентлар белән үзеңне кызыксындырган сораулар буенча фикер алыша, ә уку залында сессиягә әзерләнә аласың.

Контактлар

4нче номерлы  тулай торак.

420061, Казан шәһ. Кызыл Позиция ур., 2А йорт.

Тел. 273-62-01.