8нче номерлы тулай торак – Пушкин ур., 32А йорт

Кыскача белешмә

Этаңлар саны: 9

Яшәүче студентлар саны: 589

8 нче номерлы тулай торак 1983 елдан студентларны кабул итә. Ул – Студгородокның иң борынгы тулай торакларның берсе. Хәзер син дә берничә елга безнең тату гаиләнең бер өлеше буласың. Соңыннан, күп еллар үткәч, йөрәк җылысы белән монда үткән елларны искә төшерерсең. Шулай булыр… Чөнки шушы урыннан синең мөстәкыйль тормышың һәм эш эзләү башлана, монда син башка кешеләр белән мөнәсәбләр төзергә өйрәнәсең, яңа дуслар табырсың, бәлки, үзеңнең мәхәббәтеңне очратырсың. Ә, хәер, син яшь һәм актив, синең алдында бер гомер , ә тирәңдә шундый ук ачык, талантлы, кызыксынучан кешеләр булганда, башкача булуы мөмкин дә түгел.

Ни өчен 8 нче тулай торакта яшәү яхшы?

Әйт әле, кайчан сиңа Казан уртасында аена 200 сумга яшәү мөмкинчелеге тиячәк? Дөрес аңлагансыз, тик КФУ студенты булганда гына синдә андый уникаль мөмкинлек бар. Тулай торакта яшәүнең тагын нинди уңай яклары бар?

Уңайлы урнашуы.

Пушкин урамы – шәһәр үзәгенә алып барган төп урамнарның берсе. Аның ике ягыннан КФУ объектлары урнашкан: 8 нче һәм 9 нчы тулай тораклар, КСК УНИКС, КФУның мәгълүмати технологияләр үзәге бинасы һәм университет бинасы үзе. Алар барысы да бер-берсенә якын урнашкан, әгәр җәяү барсаң, университетка юлга сиңа нибары 5 минут вакыт кирәк булачак!

Яшәү уңайлыгы.

2015 елда тулай торакта капиталь ремонт эшләнгәннән соң, бу факт шик тудырмый. “Уңайлы мөхит” программасы таләпләренә туры килү өчен барлык эчке пространствога перепланировка эшләнелде. Тышкы яклап пандус куелды, бүлмәләр зурайтылды, мөмкинлекләре чикләнгән студентлар өчен уңайлыклар тудырылды. Моннан тыш, барлык коммуникацияләр алыштырылды, Wi-Fi челтәре үткәрелде һәм видеокүзәтү камералары урнаштарылды, агач рамнар пластик тәрәзәләргә алыштырылды, гадәттән тыш хәлләр вакытында хәбәр итү системасы яңартылды, биналар бизәлде, яңа җиһазлар сатып алынды. Кыскасы, уку һәм яшәү өчен яхшы шартлар булдырылды.

Мәдәни-күңел ачу чаралары

8 нче номерлы тулай торакта КФУ чит шәһәрләрдән килгән студентларның үзидара органы эшчәнлек алып бара. Совет утырышы һәм барлык чаралар тулай торакта урнашкан актлар яки уку залында үткәрелә.

Үсеш алган тышкы инфраструктура.

8 нче номерлы тулай торак шәһәр үзегендә урнашкан. Якын-тирәдә зур сәүдә үзәкләре: ГУМ, “Империя”, “Эдельвейс”, “Колизей” супермаркетлары, аларда син азык-төлек, көнкүреш әйберләре, кием-салым һәм аяк киеме сатып ала аласың. Якын-тирәдәге паркларда һәм скверларда – “Эрмитаж” бакчасында, Вахитов скверында, Ленин бакчасында, Меңьеллык Паркында, Габдулла Тукай скверында буш вакытыңны үткәрергә, йөреп килергә һәм ял итәргә була. Тулай торактан берничә минутлык юлда – Габдулла Тукай мәйданы метро станциясе һәм җәмәгать транспорты тукталышы – шәһәр белән танышу максатыннан теләсә кая барырга мөмкинлек бар.

Контактлар:

8 нче номерлы тулай торак

Адрес: 420111, Казан шәһәре, Пушкин ур, 32а йорт;

Телефон: 238-62-00.