3нче номерлы тулай торак

Кыска мәгълүмат

Этажлар саны: 9

Әгәр син Казан университетының 3нче номерлы тулай торагына эләккәнсең икән, университетны тәмамлагач та рәхәтләнеп студент тормышын искә алырлык кызыклы студент тормышына чумачаксың. Кайбер вакыт синнән шаяртсалар да, ачык күңелле бүлмәдәшләрең авыр минутта һәрвакыт ярдәмгә киләчәкләр. Кичкегә пешерелгән пилмәннәр һәм имтихан алдыннан үткәргән йокысыз төннәр… Син шулай булуын теләр идеңме? Алайса, син безгә килергә тиешсең!

3нче номерлы нче тулай торактагы тормыштан нәрсә көтергә була?

Тиз генә университетка барып җитү.

Сиңа дәресләргә тиз генә барып җитү өчен якында гына тукталышлар урнашкан. 3нче номерлы тулай торакка иң якыны – “Достоевский урамы” тукталышы. Аңа кадәр җәяу бар да, 10нчы автобуска утыр, 10-15 минутта Универга җитәчәксең.

Троллейбуста бару мөмкинлеге дә бар. Моның очен «Трамвай» тукталышыннан №21нче троллейбуста юл алырга кирәк. Барыр урын шул ук – Университет.

Киңәш: параларга өлгерү өчен, тулай торактан иртәрәк чык, чөнки юлда бөкеләр дә булырга мөмкин.

Рәхәт, якты бүлмәләр.

Монда чиста стеналар, җайлы мебелҗ һәм кулай яктылык – болар барысы да уку һәм яшәү өчен җайлы булсын дип башкарылган. Синең үзеңнең кроватең, тумбочкаң һәм бик яхшы күршеләрең булачак! Ышан, студент тормышы – чит ил обойлары ябыштырылган диварлар түгел, ә кайгы-хәсрәтсез, рүхәт атмосфера. Ә бу исә №3нче тулай торакта җитәрлек!

Кибетләр һәм аптекалар якында гына.

Супермаркетлар, азык-төлек  магазиннары, аптекалар, почта бүлекчәсе, банклар, хәтта пожардан саклау хезмәте – якында гына сиңа кирәк булачак бөтен дәрсәләр дә бар. Кызыңа чәчәк алырга кирәкме – проблема юк, якында гына чәчәкләр белән сату итүче кибет бар. Чәчләреңне тәртипкә китерергә вакыт биткәнме – парикмахерскаяга әхим ит . Акчаң бетсә – якында гына банкомат бар. Шулай булгач, әти-әниләреңне тынычландыр,  «цивилизация»дә яшәячәксең!

Ашханә.

Монда һәрвакыт кайнар ашлар, иттән яки балыктан тәмле ризыклар була. Тулай торакта урнашкан ахшаханәдә кыйммәт булмаган, ләкин тәмле ризыклар булганда фаст фудлар белән туклануның кирәге юк.

Иҗат һәм белем алу.

Тулай торакның уку залында сессиягә әзерләнә аласың яки курс эшенә мәгълумәт тупларга да була. Студентларның иҗат  үзгендә синең талантыңа һичшиксез бәя бирәчәкләр – бик матур вокал булса да, әйбәт итеп колакларыңны селкетә белсән дә – аерма юк.

Контактлар

3нче номерлы номерлы талай торак

420073, Казан шәһ.,Гадел Кутуй ур., 2Б йорты.

Тел. 273-58-01.