10нчы номерлы тулай торак – Академик Губкин ур., 11 йорт

Кыскача белешмә

Этажлар саны: 5

Яшәүче студентлар саны: 152

Студент еллары – тормышның иң якты истәлекләрнең берсе, һәм алар тагын да яктырак булачак, әгәр дә син аларны студентлар тулай торагында үткәрсәң. Уртак уку һәм укудан тыш чаралар, сессия һәм бәйрәмнәр, уңышлар һәм уңышсызлыкларны бергә кичерү күпкә җиңелрәк. Нәкъ менә шундый шартларда син өлкәнәясең, мөстәкыйль булырга өйрәнәсең, нәкъ менә шундый шартларда нык дуслык ярала.

10нчы тулай торак нәрсәсе белән кызыклы?

Академик Губкин урамында урнашкан бу югары булмаган бишэтажлы бина гадәти торак йорттан бер нәрсә белән дә аерылмый. Асылда, ул шулай, тулай торак – ул студентлар тора торган йорт, ләкин аерым квартираларда түгел, ә бүлмәләрдә. Безнең тулай торак һәрвакыт үрнәкле дип саналды: чиста коридорлар, пөхтә бүлмәләр, тынлык һәм тынычлык. Сиңа бездә башка сәбаплар аркасында да ошар.

Уңайлы бүлмәләр

Безнең тулай торактагы бүлмәләр төрле санга исәпләнгән: 2 кешегә дә, дүрт кешегә дә бар. Ләкин нинди генә бүлмәгә эләксәң дә, син һәр җирдә үз өеңдә кебек хис итәрсең. Һәр бүлмәдә уку һәм ял өчен уңайлы җиһаз, пластик тәрәзәләр, төзек коммуникацияләр бар. Биредә матур һәм уңайлы.

Үсеш алган тышкы инфраструктура

Шәһәр үзәгеннән берникадәр ераклыкка карамастан, син дөньядан аерылмаячаксың. Әлбәттә, иң якын метро станциясе кадәр яхшы гына ераклык үтергә кирәк, әмма автобуслар белән бернинди проблема юк. Губкин урамы буенча 10, 45, 46, 52, 55, 62 һәм башка номерлы маршрутлар йөри. Син бернинди проблемасыз Университетка да, шәһәр үзәгенә дә, ераграк районнарга да бара аласың. Моннан тыш, якында гына “Магнит” һәм “Пятерочка” супермаркетлары, сәүдә үзәге, даруханә, күңел ачу үзәге, кафе һәм рестораннар бар – ач калмыйсың инде!

Мәдәни-күңел ачу программасы

Тулай торакта һәм уку өчен, һәм ял итү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Әйтик, әгәр син семинар, зачет, экзаменга әзерләнәсең икән, син уку залында ялгызың кала аласың. Әгәр сиңа киеренке көннән ял итәргә кирәк икән, бильярд залына кер, шарлар тәгәрәт. Сүз уңаенда, кайвакыт биредә тулай тораклар арасында ярышлар уза.

Спорт мәйданчыгы

Тулай торак янында спорт пмәйданчыгы булу – ул үзеңне яхшы формада тоту өчен уңайлы ысул.

Контактлар

10нчы номерлы тулай торак Адрес: 420061 Казань шәһәре, Академик Губкин урамы, 11 йорт;

Телефон: 272-55-61.