6нчы номерлы тулай торак

Кыска мәгълүмат

Этажлар саны: 9

КФУның 6нче номерлы тулай торагы анда яшәүчеләрнең хәтерендә озакка калачак. Кемдер монда нәтиҗәле биргән сессияләрен, икенче берәү беренче мәхәббәтен, өченчесе исә гитара көенә үткәргән кичләрне искә алачак. Монда яшәүчеләрнең сагынып искә алыр әйберләре күп дип уйлыйм, сиңа да монда яшәү ошар.

№6нчы тулай торак нәрсә белән үзенә тарта?

Кулай урнашуы.

Тулай торак Гадел Кутуй урамында 2/17 йортта, студент шәһәрчегенең башка тулай торакларыннан якында гына урнашкан.

Укырга бару проблема тудырмаячак. Тулай торактан чыгып, каршы якка (светофорга игътибарлы бул!) үтәсең дә – син Әбҗәлилов тукталышында! 30нчы автобуска утыр да, Университет тукталышына кадәр бар. Бары тик 10 мин. якын юл. Ләкин алданрак чык, бөке булуы мөмкин!

Бөтен уңайлыклары булган бүлмәләр.

Әлбәттә, артык купшы түгел, ләкин пөхтә, чиста, якты бүлмәләр. Монда сиңа дәрестән соң вакыт үткәрергә, дәресләргә әзерләнергә, ял итергә уңай булачак.

Үсеш алган тышкы инфраструктура.

Биш минутлык юлда азык-төлек кибетләре, чәчәк кибетләре, даруханәләр, косметика кибетләре, чәчтарашлар бар.

Тулай торактан чыгып сулга борылсаң, “Добропек” икмәк пешерү бинасын күрерсең, анда яңа пешкән ипи һәм камыр ашлары алырга мөмкин. Шул ук 30нчы номерлы автобуста син сәүдә-күңел ачу үзәкләре “Кольцо” һәм “Мега”, ә 89нчы номерлы автобуста – “Южный”га бара аласың. Кыскасы, син һәрвакыт җиңел һәм тиз рәвештә кирәкле әйберләрне таба аласың!

Мәдәни-күңел ачу программасы.

Студентлар активы чит ил студентларының интернациональ дуслык клубында җыела: биредә көнкүреш мәсьәләләре тикшерелә, шулай ук төрле чаралар – тематик очрашулар, конкурслар, уеннар үткәрелә

Спорт залы.

Әйе-әйе, монда җиһазландырылган спорт залы да бар! Тренажерларда һәм инвентарьләрдә шөгыльләнергә, төрле төркем мускулларны ныгытырга һәм һәрвакыт үзеңне формада тотарга була.

Контактлар:

6нчы номерлы тулай торак

Адрес: 420025, Казан шәһәре, Гәдел Кутуй ур., .2/17 йорт;

Телефон: 273-55-31.