7нчы номерлы тулай торак

Кыскача белешмә:

Катлар саны – 9

Тулай торакта син мөстәкыйль тормышның беренче тәҗрибәсен аласың. Тик бу бер яктан гына. Икенче яктан – тулай торак – ул кешеләр белән куршеләрчә тору тәҗрибәсе һәм социаль коммуникацияләр практикасы. Тулай торакта үткән еллар онытылмас, чөнки нәкъ монда син өлкәнәясең, мөстәкыйль һәм җаваплы булырга, аралашырга, чит кешеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә, дуслар табырга өйрәнәсең. Тик боларның барысын да син соңыннан аңларсың, ә әлегә син яшь, актив, яңалык өчен ачык, һәм сине безнең гомуми йортыбызда күрергә без шат!

7 нче тулай торакта яшәү нәрсәсе белән уңайлы?

7 нче тулай торакта КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты өлкән курс студентлары яши. Монла сине нинди уңайлыклар көтә?

Уңайлы урнашуы.

Сиңа Казанның үзәк урамнарының берсендә яшәү бәхете тия. Сине Институттан бары биш минутлык юл аера. Щербаковский тыкрыгын үтсәң, син Габдулла Тукай мәйданы метро станциясендә – шәһәрнең теләсә кайсы почмагына бар. “Боҗра” янындагы скверда йөри аласың, анда инде якында гына Меңъеллык паркы – син Казан уртасында!

Уңайлы яшәү шартлары.

Тулай торак, син аңлаганча, 5 йолдызлы отель түгел, ләкин яшәү шартлары бездә бик уңайлы. Синең карамагыңда бүлмә, син анда тагын 2-3 студент белән яшиячәксең. Бүлмәдә кроватьлар, кием шкафы, тумбочкалар, уку өчен өстәл, кухня – этажда, санузел һәм душ бүлмәсе.

Үсеш алган тышкы инфраструктура

Шәһәр үзәгенә якынлык бик уңайлы. Димәк, кирәкле булган барлык объектлар якында гына: азык-төлек кибетләре, “Республика” сәүдә-күңел ачу үзәге, ГУМ, даруханәләр, матурлык салоннары, Саклык банкы бүлеге, кафе һәм рестораннар, “Каро” кинотеатры.

Спорт мәйданчыгы

Тулай торак янында җиһазландырылган спорт мәйданчыгы бар. Кил дә шөгыльлән, яхшы физик формада һәм сау-сәламәт бул.

Контактлар:

7 нче номерлы тулай торак

Адрес: 420012, Казань шәһәре, Бутлеров ур., 6 йорт;

Телефон: 236-19-53.