2нче номерлы тулай торак

Кыска мәгълүмат

Этажлар саны: 4

Казан университетының 2нче номерлы тулай торагында яшәү сиңа студентлар тормышын бөтен тулылыгы белән тоерга ярдәм итәчәк. Бөтен гомер буенча дус булып калачак бүлмәдәшләр генә дә ни тора! Бөтен тулай торак белән билгеләп үтеләчәк искиткеч күңелле (бик кыйммәтле бүләкләр белән булмаса да) туган көннәр! Сессия алдындагы бер кичтә бөтен китапны укып чыгу омтылышы белән үткән якты төннәр. Ышан, күңелле булачак!

Сиңа 2нче номерлы тулай торак нәрсә тәкъдим итә?

Университетка кадәр уңайлы юл.

Тулай торактан якынча бер үк аралыкта ике автобус тукталышы урнашкан – Достоевский һәм Әбҗәлилов урамы тукталышлары. Беренчесеннән университетка кадәр 22, 30, 89 номерлы автобуслар йөри. Абҗәлилов урамынна китергә уйласагыз – монда мөмкинлекләр тагын да зуррак. Моннан 10, 10а, 63, 91, 35, 35А номерлы автобус маршрутларында һәм 2, 3, 5, 7 номерлы троллейбусларда китергә мөмкин.

Юл 10 минут тирәсе, ләкин кайбер вакыт бөке булырга мөмкин. Моны исәпкә ал һәм тулай торактан алданрак чык!

Уңай шартларда яшәү.

Сине беркем дә паркет идәннәр һәм түшәмнәрдә гипстан фигуралар булачак дип ышандырмый. Ләкин син косметик ремонт ясалга, индивидуаль кровать, тумбочка һәм язу өстәле булган уңай бүлмә булачагына инана аласың. Әлбәттә, тулай торак тормышына бик әйбәт бүлмәдәшләр белән рәхәт көннәр кушыла!

Кибетләр урнашуы һәм башка инфраструктура.

Азык-төлек һәм башка әйберләрне син якында гына урнашкан «Пятерочка»да ала аласың. Зуррак әйбер алу өчен “МЕГА” сатып-алу үзәгенә бара аласың, аңа ашыкмыйча гына барган очракта да ярты сәгатьтә барып җитергә була. Тулай торактан ерак түгел  аптека, почта бүлекчәсе, чәчәк кибете һәм парикмахерская урнашкан. Җәяү барганда 7 минутлык юлда урнашкан Студенталр скверында  яки Горький Паркында ял итергә була.

Спорт.

2нче номерлы номерлы тулай торакта вакытны автив хәрәкәт белән үткәрү, үзеңне физик формада тоту өчен спорт мәйданчыклары бар.

Белем алу.

Уку залы сиңа студенталр “өе”ннән чыкмыйча гына семинар һәм имтиханнарга әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк.

Контактлар

2нче номерлы тулай торак

420045, Казан шәһ., Кызыл Позиция ур., 6А йорт

тел. 272-94-04.