5нче номерлы тулай торак

Кыска мәгълүмат

Этажлар саны: 5

Казан университетының 5нче номерлы тулай торагында тормыш – студент еллары турында күңелле хәтирәләр калдыру, мәңгелеккә якын дуслар табу, соңрак сагынып искә алу өчен бер шанс. Чөнки студентлык еллары – бөтен тулай торак белән үткәрелә торган бәйрәмнәр, имтихан алдындагы төндә бергәләп җавапларны “ятлау” һәм, суыткычтыгы күршеләрең белән бүлешеп ашау рәхәтен татырлык бер кап пилмән. Безгә кил һәм КФУның 5нче номерлы тулай торагында яшәү рәхәтен таты!

5нче номерлы тулай торакта сине ни көтә?

Университетка кулай юл.

Тулай торактан якындагы “Гадел Кутуй урамы” автобус тукталышына барлыгы 60 метр. Юлда булырга мөмкин булган бөкеләрне исәпкә алып, тулай торактан дәрес башланырга 40 мин.лап вакыт алдын чыгасың, 30нчы номерлы автобуска утырасың һәм «Университет» тукталышына кадәр барасың.

Рәхәт бүлмәләр.

Артык купшы булмаган, ләкин пөхтә, чиста, бөтен кирәк җиһазлары булган бүлмәләр. Алданрак килсәң, үзеңә караватны сайлап ала аласың!

Үсеш алган тышкы инфраструктура.

№5нче номерлы тулай торак кулай тирә-як белән мактана ала. Азык-төлек алу, яки чәч  кистерү өчен ерак барырга кирәк түгел, чөнки бөтен кирәк булырга мөмкин булган биналар бик якында урнашкан.

Тулай торакның каршында гына, юл аша «Магнит», аның янында «Казан» банк бүлекчәсе. Берничә минут эчендә җәяүләп барып җитәрлек урында «Пятерочка», медицина үзәге, стоматология, аптекалар, «Иске амбар» рестораны урнашкан. Гвардейская урамы буйлап барганда «Бахор» кафесына яки  суши-барга кереп чыгарга, дус кызыңа чәчәкләр кибетеннән букет алырга мөмкин.

Спорт залы.

Әйбәт физик формада буласың килсә, төрле спорт кирәк-яраклары белән җиһазландырылган спорт залы сиңа мондый мөмкинлекне бирәчәк.

Мәдәният һәм белем бирү.

Тулай торакның актлар залында мәдәни чаларлар үткәрелә, уку залында исә син һәрвакыт имтихан-зачетларга әзерләнә аласың. Тулай торактагы тормыш хакында сорауларың булса – студсовет бүлмәсенә мөрәҗәгать итергә мөмкин, сиңа теләсә нинди проблема буенча ярдәм итәчәкләр. Моннан тыш тулай торакта патриотик тәрбия буенча үзәк эшләп килә, әлбәттә, анда син дә керә аласың.

Контактлар

5нче номерлы тулай торак

420073, Казан шәһ., Гвардейская ур., 32 йорт.

Тел. 295-51-54.