Вуз администрациясенең университетны иң яхшы билгеләргә тәмамлаган студентлары белән очрашуы

4-5 ел уку нәтиҗәсендә кызыл диплом алучылар һәм культура, спорт, фән өлкәсендә зур уңышка ирешүчеләр тантаналы очрашуның төп катнашучылары булалар.

Ел саен җәй көне КСК КФУ “УНИКС”ның Кече залында 250 чыгарылучы отличник ректор кулыннан кызыл диплом һәм истәлекле бүләкләр ала. Шуларның иң яхшы 25е – рәхмәт хатлары, статуэткалар һәм КФУ символикасы төшерелгән шарфлар белән бүләкләнә.

Бу ябык чара, монда институт җитәкчелеге һәм сайлап алынган иң яхшы чыгырылыш студентлары гына катнаша.

Барлык сораулар буенча культура һәм оештыру эшләрен оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Тел.: 233-73-52, 233-72-76.