Иҗади мәктәп «Яльчик» базасында

«Яльчик»  – студентларның күңелле һәм актив җәйге ялы өчен булдырылган кызыклы проект. Иҗади мәктәпнең төп максатлары – лидерлык сыйфатларын, иҗади потенциалны,  оештыру һәм аралашу сәләтләрен үстерү. Каникул вакытында да студентлык актив эшчәнлеген туктатмый һәм вакытны файдалы итеп уздыра. Сессия узганнан соң, КФУ студентлары өчен ял, яңа танышулар, якты эмоцияләр вакыты җитә.

Мәктәп ел саен июльдә УОЦ «Яльчик» базасында үткәрелә. Иң әйбәт мөгаллимнәр, режиссерлар, культорглар, артистлар составындагы иҗади командалар берничә көнгә лагерьга китә һәм алар тарафыннан актив студентлар өчен мастер-класслар, конкурслар һәм квестлар үткәрелә. Бу проект үзеңнең иҗади потенциалыңны ачырга, кызыклы идеяләреңне тормышка ашырырга һәм иҗади кешеләр белән танышырга ярдәм итә.

2017 елда яшьләр сәясәте Департаменты һәм КФУ студентлар клубы «Студенческий марафон КФУ» дигән җәйге иҗади активлар сменасы уздырды. 8-14 июль көннәрендә иң актив, талантлы КФУ студентлары 7 көнне фикердәшләре белән үткәрделәр. Марафонны уздыруга кара диңгез яр буенда уздырыла торган Россиякүләм студентлар марафоны илхамландырды.

Мәктәпкә көндезге бүлектә укый торган студентлар языла ала. Катнашу бушлай!

Язылу һәр елның июлендә институт  культорглары аша яисә КСК КФУ «УНИКС»ның 202 кабинетында башкарыла. тел.: 233-73-52, 233-72-76.