“Студентлар язы” фестивале

“Студентлар язы” фестивале – ел саен уза торган студентлар иҗаты конкурсы, аның төп максаты – университет традицияләрен үстерү һәм ныгыту, студентларны иҗади яктан берләштерү.

“Студентлар язы” – һәр елның мартында уза торган иҗат, энергия һәм яшьлек бәйрәме. Фестивальда барлык институтлардан да аерым вәкилләр һәм төрле юнәлештәге коллективлар катнаша.

Фестивальнең конкурс көннәре нәтиҗәсендә иң яхшы номерлар башкаручылар лауреат һәм җиңүче грамоталары белән бүләкләнәләр. Тантаналы рәвештә нәтиҗәләр ясау иң кызыклы җыр, бию, ШТК номерлары катнашында Гала-концерт белән төгәлләнә.

Билетлар укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасары яисә институт культоргы аша бушка таратыла.

Фестивальдә барлык көндезге формада укучы беренче курслар да катнаша. Һәр институт үз конкурс программасын күрсәтә.

Чарада катнашу өчен үз институтыңның культоргына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттә әзерлек, репетицияләр һәм номерларны сайлап алу сентябрь ахырларына туры килә.

Барлык сораулар буенча культура һәм оештыру эшләрен оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Тел.: 233-73-52, 233-72-76.