КФУда Студентлар клубының ачык ишекләр көне

Беренче һәм өлкәнрәк курслар өчен Студентлар клубы университет иҗади  коллективларының презентациясен ясый. Бу чарада студентлар үзләренә кирәк мәгълүматны ала һәм теләгән өлкәгә кушыла алалар. Ачык ишекләр көне сентябрьда уза, студент билетлары буенча керү бушлай.

Бу чарада иҗади коллектив җитәкчеләре чыгыш ясый. Бу проект студентларга университет тормышында актив катнашырга һәм үзләрен иҗади яктан да ачырга ярдәм итә.

Чарада катнашу өчен август ахырында – сентябрь башында культура һәм оештыру эшләрен оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел.: 233-73-52, 233-72-76.