“Беренче курслар көне” фестивале

Беренче курслар фестивале – ел саен октябрьда уза торган студентлар иҗаты конкурсы. Фестивальда   төрле юнәлештәге коллективлар катнаша.

Фестивальнең конкурс көннәре нәтиҗәсендә иң яхшы номер башкаручылар лауреат һәм җиңүче грамоталары белән бүләкләнәләр. Тантаналы рәвештә нәтиҗәләр ясау иң кызыклы җыр, бию, ШТК номерлары катнашында Гала-концерт белән төгәлләнә.

Фестивальдә барлык көндезге формада укучы беренче курс студентлары да катнаша. Һәр институт үз конкурс программасын күрсәтә. Бу проект үзеңнең иҗати потенциалыңны ачырга, кызыклы идеяләрне тормышка ашырырга һәм иҗади кешеләр белән танышырга ярдәм итә.

Билетлар укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасары яисә институт культоргы аша бушка таратыла.

Чарада катнашу өчен үз институтыңның культоргына мөрәҗәгать итергә кирәк. Гадәттә әзерлек, репетицияләр һәм номерларны сайлап алу сентябрь ахырларына туры килә.

Барлык сораулар буенча культура һәм оештыру эшләрен оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Тел.: 233-73-52, 233-72-76.