КФУда “Язгы бал”

“Язгы бал” – КФУда яшьләрнең рухи байлыкларын үстерүгә һәм борынгы традицияләрне кайтаруга багышланган уникаль проект.

КФУ балы шәһәрдә үткәрелә торган башка охшаш чаралардан тарихи реконструкциягә якынайтылган форматы белән аерыла. Катнашучылар борынгы, дөньяви, тарихи-көнкүреш бал биюләрен өйрәнәләр. Заманча бал биюләреннән яисә “бию спортыннан” аермалы буларак, алар җиңүгә түгел, ә партнерларның этикет һәм нәзакәтле холык белән аралашуларына юнәлтелгән. Борынгы бию мәктәбе (“Fleurdeladanse”) укытучылары һәр теләгән студентны да ай буе бию нигезләренә төшендерәләр. Катнашучылар шулай ук бал биюләре тарихы белән дә таныша.

Проектта теләсә кайсы курста, теләсә кайсы институтта көндезге формада укучы студентлар бушлай катнаша ала.

Балга язылу онлайн формада һәр елның гыйнфар-февраль айларында уза. Тулырак мәгълүматны проектның вк сайтындагы официаль битеннән табып була

Барлык сораулар буенча культура һәм оештыру эшләрен оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Тел.: 233-73-52, 233-72-76.