Университетның туган көненә багышланган концерт программасы

КФУ үзенең туган көнен ел саен ноябрь-декабрь айларында уздыра. Концерт программасы масштаблы рәвештә КФУ ректоры һәм кадерле кунаклар катнашында уза.  Университетны бу мөһим вакыйга белән җыр, бию һәм театр берләшмәләре генә түгел, иҗади колликтивлар да котлый. Чара традиция буенча зур салют белән тәмамлана.

Билетлар укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасары яисә институт культоргы аша бушка таратыла.

Проектта катнашып, син университетны оригиналь рәвештә туган көне белән котлый, барлык кешеләргә үз талантыңны күрсәтә һәм, гомумән, кызык һәм файдалы итеп вакытыңны уздыра аласың.

Катнашу өчен ноябрь башында культура һәм оештыру эшләрен оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Тел.: 233-73-52, 233-72-76.