«Мисс КФУ» – чибәрлек конкурсы

«Мисс КФУ» – Казан Федераль Университетының иң талантлы, чибәр, белемгә һәм һәр яктан үсеш алуга омтылган төрле яшьтә һәм төрле милләттән булган кызлар өчен бәйге. Чара ел саен яз көне үткәрелә. Анда КФУның барлык  институтларыннан һәм факультетларыннан студентлар чакырыла.

Конкурс ике этапта уза: Кастинг һәм Финал

  1. Кастингны килгән заявкалар буенча оргкомитет үткәрә;
  2. Чараның финаль этабы түбәндәге конкурс биремнәрен үз эченә ала:
    • Гомум чыгыш;
    • Катнашучыларның визит карточкасы – катнашучы турында 5 минуттан да артык булмаган   видео
    • 4 минуттан артык булмаган иҗади презентация;
    • Блиц-опрос;
    • Кичке күлмәкләрдә дефиле;
    • Катнашучыларны бүләкләү.

Конкурсны оештыручылар – яшьләр сәясәте Департаменты һәм КФУ студентлар клубы белән Универсиада Авылы студентлар Ассоциациясе.

Кокурсның финалына билетларны укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасары яисә институт культоргы аша сатып алып була.

Чарада катнашу өчен институтның культоргына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Барлык сораулар буенча культура һәм оештыру эшләрен оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Тел.: 233-73-52, 233-72-76.