Беренче курс студентлары өчен “Шаг навстречу” (“Бер адым алга”) активлык мәктәбе.

Шаг навстречу” (“Бер адым алга”) активлык мәктәбе – студентлар өчен үз сәләтләрен күрсәтү, җыр, бию, театр нечкәнлекләренә төшенү, яңа дуслар табу мөмкинлеген ача.

Чара ел саен сентябрьда уза. Иртәнге 9да КСК КФУ «УНИКС»ның кече залында башланып, кич кенә Казан университетының иҗади яшьләре гимны белән тәмамлана. Бу вакыт эчендә мөгаллимнәр күп кенә мастер-класслар үткәрә, ә катнашучылар исә кичке чыгышка әзерләнү вакытында үзләренең күп кенә талантларын ача ала.

Проектта барлык беренче курс студентлары да бушлай катнаша ала.

Мәктәпкә язылу һәр елның сентябрь аенда институт культорглары аша башкарыла, яисә  КСК КФУ «УНИКС»ның 202 бүлмәсендә, тел.: 233-73-52, 233-72-76.