25 гыйнварда барлык Россия студентлары студентлар көнен билгеләп үтә. Казан Федераль Университеты да аны зур әзерлек белән уздыра. Меңләгән студентлар, мөгаллимнәр һәм, әлбәттә, барлык Татьяналар бәйрәмгә чыга.
Кызыклы, иң көтелгән, сессия тәмамланып, каникулга чыгыр алдыннан уздырыла торган бәйрәм КФУ өчен бик мөһим. Программа үз эченә ректор һәм университет җитәкчелеге белән очрашуны, коймак һәм чәй белән урамда бәйрәм итүне һәм КСК КФУ «УНИКС» фойесында шампан шәрабы һәм күчтәнәчләр һәм бәйрәм торты белән чәй эчүне үз ала.
Билетлар укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасары яисә институт культоргы аша бушка таратыла.
Чарада КФУның иң яхшы иҗади коллективлары катнаша. Син дә үз талантыңны күрсәтеп, университетны бәйрәм белән котлый аласың.
Катнашу өчен декабрь ахырларында культура һәм оештыру эшләрен оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Тел.: 233-73-52, 233-72-76.