КФУда кабул итү кампаниясенең бишенче көне: беренче саннар
Югары уку йортында абитуриентларның күпләп килүен көтәләр. 24 июньдә, Казан федераль университетында Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең 2323 гражданыннан 9000 гә якын гариза кабул ителгән. Бу мәгълүматларны КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Александр Бибик шәрехләде. Александр Бибик бәяләвенчә хәзер «раскачка чоры» бара. “Кабул итү кампаниясе салмак старт алды, ләкин саннар инде шактый тәэсирле. Зур […]
