Югары уку йортында абитуриентларның күпләп килүен көтәләр.

24 июньдә, Казан федераль университетында Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең 2323 гражданыннан 9000 гә якын гариза кабул ителгән. Бу мәгълүматларны КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Александр Бибик шәрехләде.
Александр Бибик бәяләвенчә хәзер «раскачка чоры» бара.
“Кабул итү кампаниясе салмак старт алды, ләкин саннар инде шактый тәэсирле. Зур агым көтәбез. Хәзерге вакытта 8947 гариза теркәлгән, шулардан бакалавриатка – 6750, магистратурага – 1005», – дип билгеләп үтте ул.
Җаваплы сәркатип ачыклык керткәнчә, хәзер гариза бирүчеләрнең күбесе – узган елларны тәмамлаучылар, яңадан укырга керүчеләр һәм урта һөнәри белемле (СПО) кешеләр. Аның сүзләренә караганда, төп агым 28-29 июньгә туры киләчәк, ул вакытта мәктәпне тәмамлаучылар аттестатлар алачак.
Быел кабул итү процедурасында берничә үзгәреш булды. Шуларның берсе – урта һөнәри белем бирү базасына керүче абитуриентлар эчке имтиханнарны профильле предметлар буенча гына тапшыра ала, башка очракларда аларга БДИ нәтиҗәләре кирәк булачак.
“Бу төгәл урта махсус белем базасында бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча керүче абитуриентлар санын арттырды. Көллиятне тәмамлаучыларның имтиханнарга язылу һәм, димәк, аларны университетка керү өчен тапшыру мөмкинлеге бар иде”, – дип аңлатты А.Бибик.
КФУда кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алды. Комиссиянең эш графигы турында искә төшерәбез. Эш көннәрендә – 8.30 дан 18.00 гә кадәр, шимбә көнне-9.00 дән 13.00 гә кадәр. Адресы: Кремль ур., 35 йорт. Кайнар линия телефоны: +7 (800)707-92-75.
Материалны өлешчә яки тулысынча яңадан бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алексей Балашов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова
