Премьер-министр Шанана Гужмао җитәкчелегендәге Демократик республика вәкилләре Россия – АСЕАН саммиты кысаларында рәсми визит белән Казанда.
Казан федераль университетында премьер-министр Шанана Гужмао җитәкчелегендәге Көнчыгыш Тимор Демократик Республикасы делегациясе булды.
Чит ил вәкилләре Көньяк – Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе белән мөнәсәбәтләрнең 35 еллыгына багышланган Россия-АСЕАН саммиты кысаларында рәсми визит белән Казанда.
Визит барышында делегация әгъзалары илебезнең иң борынгы вузларының берсенең тарихы белән танышырга булдылар. Мәртәбәле кунакларны КФУ ректоры Ленар Сафин каршы алды.
Ул премьер-министрга уку йортының үсеш этаплары, мәгариф һәм фәнгә керткән өлеше, кайчандыр биредә эшләгән һәм укыган күренекле шәхесләр турында сөйләде, шулай ук Казан университетының тарих музее экспозициясе белән җентекләбрәк танышырга тәкъдим итте.
Экскурсия вакытында Шанана Гужмао, Көнчыгыш Тиморның төп сәяси лидерларының берсе һәм илнең бәйсезлеге өчен хәрәкәт символы буларак, рус революциясе юлбашчысы Владимир Ильич Ленин шәхесенә бәйле тарихи чорга аерым игътибар бирде.
Аннары Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Эльмира Амерханова кунакларга язу һәм китап басу белән бәйле уникаль борынгы предметларны күрсәтте. Аерым алганда, күргәзмә үрнәкләре арасында МЕРКАТОР атласы (XVI гасыр фламанд географы эше) һәм бөтен Көньяк – Көнчыгыш Азиянең географик координаталары төгәлрәк сурәтләнгән XVIII гасыр уртасы немец картографы Хальцендорф атласы бар.
Моннан тыш, Россиядә Көньяк-Көнчыгыш Азия халыкларының дини традицияләре үсешенең дәлиле буларак, Россиядә XIX гасыр башында төзелгән тибет телендә «Бөек азатлык Сутрасы» Будда трактаты да күрсәтелгән.
Делегация караган төп бинаның чираттагы бүлмәсе Император залы булды, ә экскурсия гадәттәгечә «Ленин» аудиториясендә тәмамланды. Көнчыгыш Тимор премьер-министры кайчандыр Ленин укыган парта артына түгел, ә югары уку йортының тагын бер атаклы студенты-Лев Николаевич Толстой утырган урынга утырырга теләде. Шанан Гужмао истәлек итеп Казан университетына хәер-фатихасын язды.
Көнчыгыш Тимор парламент республикасы һәм АСЕАН илләреннән иң яшь дәүләт булып тора. Россия дәүләтнең бәйсезлеген таныган беренче илләрдән булды. Шуңа бәйле рәвештә Көнчыгыш Тимор җитәкчелеге принципиаль планда безнең ил белән күп планлы хезмәттәшлекне үстерүгә омтыла. Хезмәттәшлек гуманитар өлкәләрдә, беренче чиратта мәгарифтә, шулай ук нефть-газ технологияләре һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә бара.
Автор: КФУ ректоры Матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова

