Конкурста дөньяның 14 иленнән вәкилләр катнашты.
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студенты, Нигерия гражданины Джой Алаби «Дөнья энҗесе 2026» Ачык халыкара матурлык һәм талант конкурсында җиңүче булды.
Чараны Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештырды. Ул шулай ук Татарстан Халыклары дуслыгы йорты һәм ТР халыклары Яшьләр Ассамблеясе ярдәмендә узды.
Джой Алаби үзенең бу конкурста ничек катнашырга булуы турында сөйләде һәм җиңүгә юл узган сезонда ук башлануын билгеләп үтте.
“Катнашучыларның берсе минем дустым иде, һәм мин аңа иҗади номер әзерләүдә ярдәм иттем. Шул вакыттан бирле минем үз көчемне сынап карау теләге туды”, – дип сөйләде студент кыз.
Әзерлек аның күп вакытын һәм көчен алганлыгын таныды.

“Февральдә узган теркәлүдән соң ук катнашучыларны сайлап алуның беренче этабы, аннары күнегүләр һәм репетицияләр башланды. Без берничә әдәби чара, шулай ук генераль прогоннар сериясен уздырдык», – дип хәбәр итте ул.
«Дөнья энҗесе 2026» нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турындагы сорауга җавап биреп, Джой тышкы кыяфәт – иң мөһиме түгеллеген ассызыклады.
“Үз мәдәниятеңә карата сакчыл мөнәсәбәт булырга тиеш. Традицияләргә мәхәббәт һәм сез аларны халыкка ничек җиткерүегез, үз – үзегезгә ышаныч, кешеләр белән аралашу рәвеше һәм башка бик күп нәрсәләр мөһим», – дип аңлатты җиңүче.
Тагын шунысы да игътибарга лаек, иҗтимагый эшчәнлек Д.Алабига укуда ярдәм итә.
“Минем өчен бу шулай ук үзенә күрә белем. Мин югары уку йортлары программасын гына түгел, иҗтимагый программаны да үзләштерәм дип әйтергә мөмкин”, – диде ул.
Искәртәбез, элегрәк Джой Алаби Казан университеты Мәгълүмат сәясәте департаментының «Икенче йорт» проектында катнашкан иде.
Материалны өлешчә яки тулысынча яңадан бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: КФУ тулай торакларында урнашуны һәм укудан тыш эшне оештыру бүлеге

