КФУда «Снимаю шляпу» күргәзмәсен ачтылар

Кунаклар планетаның төрле өлешләрендә яшәүчеләрнең төрле баш киемнәрен күрә алачак.

Бүген Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда дөнья халыкларының традицион баш киемнәренә багышланган «Снимаю шляпу» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Казан университеты музейлары дирекциясе хезмәткәрләре әзерләгән.

Баш киеме-традицион костюмның иң мцёим детальләренең берсе. Климатка һәм чорга бәйсез рәвештә, баш каплавы һәрвакыт гади саклау яки эстетика кысаларыннан ерак үзенчәлекле мәгънәгә ия була. Баш киемендә, мәдәниятнең аерылгысыз элементы буларак, яшәү урынының географик үзенчәлекләре, гүзәллек, үз-үзеңне белдерүгә омтылыш чагыла.

Бүген килүчеләр, планетаның төрле өлешләрендә яшәүчеләрнең баш киемнәренең күпкырлы булуын ачыклап, гаҗәеп сәяхәткә киттеләр. Күргәзмәнең нигезен Казан университетының Этнография музее тупланмасыннан алынган әйберләр тәшкил иткән. Экспонатлар янында музей фотофондыннан алынган зур репродукцияләр тора, аларда, баш киемнәреннән тыш, төрле типик төрләр – костюмнар, кешеләр, шәһәр тормышының рәсемнәре сурәтләнгән, бу халыкларның традицион тормыш контекстына тирәнрәк һәм күләмлерәк чумарга мөмкинлек бирә. Экспонатларны күпсанлы текстлар, гадәти булмаган фактлар, сәнгать әсәрләреннән һәм тикшеренүчеләрнең юл көндәлекләреннән цитаталар тулыландырган, бу баш киеме дөньясын бөтенләй яңа яктан ачарга ярдәм итә.

“Безнең күргәзмә этнография музее тупланмасыннан дөнья шәһәрләренең традицион предметларына багышланган. Бүген биредә Урта Идел буена, Көнчыгыш һәм ерак чит ил халыкларына багышланган өч зал эшли. Фотосурәтләрдән тыш, предметларның күпчелеге чын. Шуңа күрә биредә кешеләр безнең төбәк мирасына да, бөтен дөнья халыкларының байлыгына да карый алачак. Шулай ук бездә тактиль зоналар эшли, анда кунаклар баш киемнәрен киеп фотога төшә ала», – диде Казан университетының Этнография музее мөдире Арслан Мингалиев.

Һәр яңа залда баш киемнәренең географик төрлелеге ачыла. Килүчеләр Урта Идел буе халыкларының әйберләрен күрделәр. Алар арасында безнең төбәкнең бай мәдәни мирасын ачык һәм матур итеп күрсәтә торган – рус кокошниклары һәм венецлары, татар калфаклары һәм түбәтәйләре, чуаш хушпулары, Мари шымакшылары, мордва панголары, удмурт яулыклары һ.б. Австралия, Америка һәм Африка халыкларының баш киемнәре форма һәм ритуаль битлекләрнең гадәти булмавы белән генә түгел, хәтта эшләнү материалы белән дә таң калдыра – күргәзмәдә чын тюлень эчәкләреннән Аляска алеутлары фуражкалары өчен чехоллар күрсәтелгән.

“Минем үземнең традицион костюмнар остаханәсе бар, шуңа күрә минем өчен күргәзмә аеруча әһәмиятле булды. Монда мин күргән экспонатлар белән илһамлана алдым, үткәндә нинди тукымалар кулланылганын, традицион киемнәрнең, бизәнү әйберләренең нинди булуын аңладым. Миңа Идел буе халыкларының традицион киемнәре күрсәтелгән зал бик ошады. Һәм мин бүген күргәннәремне үз эшем өчен нигез итеп алуыма шатмын», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты күргәзмәгә килүче Юлия Әхмәтҗанова.

Экспозициянең аерым өлеше Көнчыгыш коллекцияләренә багышланган иде, кунаклар Урта Азия һәм Кытай, Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының баш киемнәрен һәм аксессуарларын күрделәр. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.

Күргәзмәне август ахырына кадәр карарга мөмкин.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Анастасия Дехерт, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова