“Җәйге университет” беренче тапкыр 430 катнашучыны кабул итәчәк

Казан федераль университеты инде дүртенче тапкыр чит ил һәм Россия студентларын кабул итәчәк. 

6 июльдән 19 июльгә кадәр КФУ «Җәйге университет» проектында катнашучыларны кабул итәчәк. Быел программа бик бай һәм продуктив булырга охшаган. Чара РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм «Социоүзәк» Федераль дәүләт автоном фәнни учреждениесе (ФГАНУ) ярдәмендә Казан федераль университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

«Җәйге университетны” гамәлгә ашыруда партнерлар – эре предприятиеләр дә, дәүләт учреждениеләре дә катнаша: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Яшьләр дипломатиясе академиясе, Россиянең «Зниние» җәмгыяте, «Хәзинә» милли сәнгать галереясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Казанның үсеш институты, Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк һәм башкалар. Быел «Җәйге университет»ның төп партнеры «Росатом» дәүләт корпорациясе булачак, ул беренче тапкыр КФУда катнашучылар өчен чара үткәрәчәк.

КФУ 6 трек оештыра: «Россия ишек ача»; «Программа инженериясе: мәгълүматлар, ЯФ, цифрлы продуктлар»; «Бизнес-аналитика 5.1. мәгълүматлардан идарә чишелешләренә;» “Астрономия һәм астрофизика: элементар кисәкчәләрдән галәм структурасына кадәр”; “Гибрид тирәлек: архитектура, дизайн һәм технологияләр”; “Тереклек эволюциясе: исән калудан адаптациягә”.

“Быел Казан университеты әлеге әһәмиятле чараны РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә дүртенче тапкыр уздырачак. Проект чит ил студентларын Россия югары белеме белән таныштыруга һәм аларны университетның магистрлык программаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 2026 елда КФУга “Җәйге университет”та уку өчен 20дән артык илдән яшьләр киләчәк. Барлыгы 430 кеше катнашачак, шуларның 330ы чит илләрдән, 100е-Россия студентлары. Казан федераль университеты 6 трек оештыра, шуларның 2се  түбәндәге юнәлешләр буенча инглиз телендә үткәреләчәк: программа инженериясе һәм ясалма интеллект, икътисад һәм бизнес-аналитика, рус теле һәм Россия мәдәнияте, архитектура һәм дизайн, медицина һәм астрофизика. Балаларны төрле юнәлешләр көтә. Әлбәттә, проект-магистратурада укырга теләүчеләр өчен яхшы ярдәм чарасы. Бүген безнең университетның барлык магистрантларының 20 проценты чит ил кешеләре, һәм сан актив рәвештә арта. “Җәйге университетны”ны гамәлгә ашыруда безнең партнерлар – эре предприятиеләр дә, дәүләт учреждениеләре дә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Яшьләр дипломатиясе академиясе, музейлар, ИТ-парк та катнаша“, – дип ассызыклады чараның әһәмиятен КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев.

Быелгы сезонда катнашучылар географиясе – Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азербәйҗан, Абхазия, Днестр буе, Бразилия, Мисыр, Индонезия, Һиндстан, Кытай, Марокко, Монголия, Оман, Чили, Вьетнам, Малайзия, Сербия, Босния һәм Герцеговина.

Кунаклар вакытны файдалы уздырачак. Махсус алар өчен Казан университетының әйдәп баручы укытучыларыннан һәм индустрия экспертларыннан лекцияләр һәм семинарлар; заманча лабораторияләрдә практик дәресләр; шәһәрнең әйдәп баручы компанияләренә, университетның индустриаль партнерларына бару; рус телен интенсив өйрәнү һәм практика; катнашучылар белән нетворкинг: мәдәни алмашу, уртак проектлар, ял итү чаралары оештырыла.

Моннан тыш, катнашучылар башкала һәм Татарстан Республикасы буенча экскурсиядә булачак.

Проект блогы һәр трекка кертелгән һәм алдынгы предприятиеләргә баруны, аларның инфраструктурасы һәм инновацион технологияләре белән танышуны максат итеп куя. Катнашучылар фәнни-тикшеренү эшенең күнекмәләрен үстерәчәкләр, идеяләрне дөрес генерацияләргә, аларның потенциаль ихтыяҗын бәяләргә өйрәнәчәкләр һәм тулы концепциягә кадәр эшләп бетерәчәкләр. Алар остазлар җитәкчелегендә Халыкара командаларга берләшәчәк, белем бирү юнәлешләре тематикасы буенча үз бизнес-проектларын эшләячәк һәм аларны эксперт комиссиясе каршында яклаячак.

Материалны өлешчә яки тулысынча яңадан бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова