КФУ юристы яшүсмерләр өчен җәйге чорда акча эшләү кагыйдәләре турында сөйләде

Эксперт яшь россиялеләрнең ничек законлы рәвештә эшкә урнаша алуын аңлатты.

Җәйге каникул-күп кенә укучыларның беренче хезмәт хакын табарга омтылган вакыты. Казан федераль университеты юридик факультетының инновацион эшчәнлек буенча деканы урынбасары Киса Кириллова рәсми эшкә урнашуның төп аспектларын аңлатты һәм гражданлык-хокукый характердагы шартнамәнең (ГПХ) яшүсмер өчен нәрсә белән куркыныч булуы турында сөйләде.

Ата-аналарда туа торган иң киң таралган сорауларның берсе карьера башлау өчен яшь чикләүләренә кагыла.

“РФ Хезмәт кодексының 63 маддәсендә билгеләнгән гомуми кагыйдә буенча, 16 яшькә җиткән затлар белән хезмәт килешүе төзү рөхсәт ителә. Шулай ук законда искәрмәләр каралган. Мәсәлән, гомуми белем алган һәм унбиш яшькә җиткән затлар сәламәтлекләренә зыян китерми торган җиңел хезмәт башкару өчен хезмәт килешүе төзи алалар», – дип аңлатты белгеч.

Лариса Кириллова уку йортын вакытыннан алда тәмамлаучылар өчен аерым шартлар барлыгын ачыклады.

«Унбиш яшькә җиткән, төп гомуми белем алганчы гомуми белем бирү оешмасын калдырган яисә аннан чыгарылган һәм белем бирүнең башка формасында гомуми белем алуны дәвам итүче затлар, белем бирү программасын үзләштерүгә зыян китермичә, җиңел хезмәт башкару өчен хезмәт килешүе төзи алалар”, – дип ассызыклады эксперт.

14 яшьлек гражданнарны эшкә урнаштыру өчен законлы вәкилләрнең мәҗбүри язма ризалыгы кирәк. Тагын да яшьрәкләр дә эшли ала, ләкин катгый билгеләнгән өлкәләрдә генә.

“14 яшькә кадәр хезмәт килешүе төзү баланың сәламәтлегенә һәм әхлакый үсешенә зыян китермәгән очракта бары тик әсәрләр иҗат итүдә һәм (яисә) башкаруда катнашу өчен кинематография оешмаларында, театрларда, театр һәм концерт оешмаларында, циркларда рөхсәт ителә. Моның өчен ата – аналарның берсенең (опекунның) ризалыгы һәм опека һәм попечительлек органы рөхсәте таләп ителә», – дип хәбәр итте юрист.

Балигъ булмаганнарның эш режимы катгый регламентта.

“Россия Хезмәт кодексының 92 маддәсе нигезендә, уналты яшькә кадәрге хезмәткәрләр өчен эш атнасы 24 сәгатьтән артмый. Уналты яшьтән унсигез яшькә кадәр-атнага 35 сәгатьтән артык түгел. Әгәр яшүсмер уку елы дәвамында эшне уку белән бергә алып бара икән, эш вакыты күрсәтелгән нормаларның яртысыннан артмаска тиеш. Җәйге каникуллар мәсьәләсендә балигъ булмаганнар өчен гомуми кыскартылган нормалар кулланыла», – дип аңлатты декан урынбасары.

Атналык нагрузкадан тыш, законнар хезмәт көненең максималь озынлыгын чикли.

“Ундүрт яшьтән унбиш яшькә кадәр эш көне озынлыгы 4 сәгатьтән артмаска тиеш, унбиш яшьтән уналты яшькә кадәр – 5 сәгать, уналты яшьтән унсигез яшькә кадәр – 7 сәгать”, –дип бәян итте КФУның юридик факультеты вәкиле.

Гомуми белем яисә урта һөнәри белем алучылар һәм уку елы дәвамында белем алуны эш белән бергә алып баручылар өчен бу нормалар кыскартылды.

«Ундүрт яшьтән алып уналты яшькә кадәр – бу 2,5 сәгать, уналты яшьтән алып унсигез яшькә кадәр – 4 сәгать», – дип билгеләп үтте ул.

Юрист ассызыклаганча, РФ Хезмәт кодексының 265 маддәсендә яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен тыелган өлкәләр исемлеге язылган. Шуны да белергә кирәк: Россия Хезмәт кодексының 70 маддәсе нигезендә, унсигез яшькә җитмәгән затлар өчен эшкә кабул иткәндә сынау срогы билгеләнми.

Еш кына эш бирүчеләр яшьләргә хезмәт килешүенә түгел, ә гражданлык-хокукый характердагы килешүгә (ГПХ) кул куярга тәкъдим итә.

«Әгәр яшүсмер фактта билгеләнгән график буенча эшли икән, хезмәт функциясен шәхсән башкара, эш бирүченең эчке тәртибенә буйсына һәм аның контролендә эшли икән, мондый мөнәсәбәтләр хезмәт билгеләренә ия, һәм алар нәкъ менә хезмәт килешүе белән рәсмиләштерелергә тиеш, ә гражданлык-хокук килешүе белән түгел», – дип ассызыклады эксперт.

Белгеч ГПХ килешүен имзалаганда балигъ булмаган бала очраткан төп куркынычларны санап чыкты.

“Куркыныч шунда ки, бу очракта яшүсмер, кагыйдә буларак, РФ Хезмәт кодексында каралган хезмәт гарантияләреннән мәхрүм ителә. Аерым алганда, 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләр өчен махсус гарантияләр, эш вакытының кыскартылуын һәм сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән башка чикләүләрне дә кертеп, гамәлдә булмаячак. Еллык түләүле отпуск бирелмәячәк, түләү хокукын исбатлау катлаулырак, чөнки ГПХ килешүе буенча заказ бирүче гадәттә эш нәтиҗәсен түли, ә эшкә килү факты өчен түгел”, – дип сөйләде юрист.

Моннан тыш, мондый килешү төзегәндә эш бирүче еш кына башка мәҗбүри, шул исәптән балигъ булмаганнарның хезмәт иминлеге һәм медицина тикшерүләре белән бәйле таләпләрне дә урап узарга тырыша.

«Әгәр дә гражданлык-хокукый характердагы шартнамә имзаланса да, ләкин фактта болар хезмәт мөнәсәбәтләре булып торса, аларны Дәүләт хезмәт инспекциясе яки суд аша хезмәт мөнәсәбәтләре дип тануга ирешергә мөмкин”, – дип йомгаклады Лариса Кириллова.

Материалны өлешчә яки тулысынча яңадан бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова