Әсбап «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», «Медиакоммуникация»юнәлешләре студентлары өчен каралган.

Мәскәүдә маркетинг, реклама, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм чиктәш дисциплиналар кафедралары мөдирләренең XXX Бөтенроссия фәнни-методик конференциясе кысаларында «Маркетинг өлкәсендә иң яхшы уку басмасы 2025/2026»конкурсына йомгак ясалды.
КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы укытучылары тарафыннан кафедра мөдире, профессор Галина Морозова җитәкчелегендә әзерләнгән «Реклама: теория һәм практика» дәреслеге җиңүче дип танылды.
Бу дәреслек – реклама мәсьәләләре буенча юл күрсәткече. Структурасы һәм эчтәлеге реклама эшчәнлегенең хәзерге практикасы, аның табигате һәм үсеш тарихы, төрле өлкәләрдәге функцияләре, төрләре һәм үзенчәлекләре турында тулы күзаллау бирә. Анда шулай ук реклама эшчәнлегенең норматив-хокукый һәм этик нигезләренә, аны аналитик тәэмин итүгә, планлаштыруга һәм режиссурага, реклама текстларын язу алымнарына һәм роликлар төшерү процедурасына игътибар бирелә.
Конференцияне оештыручылар Россия коммуникация агентлыклары ассоциациясе (АКАР), М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Журналистика факультеты, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының «Идарә югары мәктәбе» факультеты һәм маркетинг һәм реклама буенча белгечләрнең «Маркетологлар гильдиясе» коммерцияле булмаган берләшмәсе.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Эльмира Зыятдинова, фото: Кристина Гриценко
