Казан федераль университеты студенты “Полюс” форумы җиңүчесе

Аның проекты 800 мең сум грант откан. Архангельскта яшь галимнәрнең «Полюс»Бөтенроссия форумы узды. Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының беренче курс магистранты Павел Кокорин грантка тәкъдим ителгән гавами яклауда җиңүче булды. Аның «Мәгърифәт катализаторы» («Катализатор просвещения») проекты 800 мең сум күләмендә грант отты. Форум турында егет уку чатларыннан белгән, укытучылар даими рәвештә конкурслар […]

КФУ студенткасы Виринея Максимова янә пьедесталны яулады

Юридик факультетның беренче курс студенты 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә самбо буенча дөнья беренчелегендә алтын медаль яулады. Казан федераль университеты юридик факультетының беренче курс студенты Виринея Максимова самбо буенча дөнья беренчелеге пьедесталының югары баскычына күтәрелде. 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә кыз, планетаның иң көчле яшүсмерләренең берсе статусын раслап, алтын медаль яулады. Виринеянең спорт юлы 2014 […]

Укучылар олимпиадалары исемлеге һәм аларның дәрәҗәләре расланды

Исемлектә КФУның төбәкара олимпиадалары да керде. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән 2026/27 уку елына мәктәп укучылары олимпиадалары һәм аларның дәрәҗәләре исемлеге расланды. Исемлеккә Казан федераль университетының төбәкара олимпиадалары да керде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,  проект белән чагыштырганда документта 79 дан 60 Олимпиадага кадәр кимегән. Казан университетының төбәкара олимпиадалары түбәндәге профильләр буенча расланды: […]

Казан университеты эксперты тәрҗемәче һөнәренең нечкәлекләрен аңлатты

Ел саен 30 сентябрьдә Халыкара тәрҗемәчеләр көне билгеләп үтелә. Халыкара тәрҗемәче көне-көн саен тел киртәләрен җиңеп, мәдәниятләр арасында аралашуны мөмкин итүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Бу һөнәрнең иң катлаулы юнәлешләреннән берсе булып синхрон тәрҗемә санала. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш разряды – Шәрыкне өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина ни өчен […]

Мәдәни код буларак ис: ул халыкларның гореф-гадәтләрен ничек билгели?

КФУ доценты Людмила Якимова исләрнең ничек итеп «үз» һәм «чит» тойгысын формалаштыруы, мунчаның ни өчен туган, ә сюрстреммингның – сәер булуы, шулай ук монда химиянең нинди катнашы булуы турында сөйләде. Ис-ул химия генә түгел, ә хәтер, хис-кичерешләр һәм безне балачактан сеңдерә торган мәдәни код. Ароматларның дөньяны кабул итүебезне ничек формалаштыруы һәм ни өчен берәүләр өчен […]

Казан университеты командасы NeuroArt хакатонында җиңү яулады

Җиңүчеләр 300 мең сум күләмендә акчалата приз алдылар. Kazan Digital Legends сериясе кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ярдәмендә оештырылган NeuroArt хакатонына йомгак ясалды. Казан федераль университеты командасы җиңү яулады, алар AR-кушымта – Идел буеның биш шәһәре буенча маршрут  эшләделәр. Ике көн дәвамында катнашучылар ясалма интеллект инструментлары белән эшләделәр һәм визуаль сәнгать, музыка, график дизайн һәм […]

КФУ һәм “Әл-Кудс” Университеты хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

Рәсми документка Казан университеты ректоры Ленар Сафин һәм Фәләстин югары уку йорты Президенты Имад Абу Кишек кул куйды. Казан федераль университетына рәсми визит белән «Әл-Кудс» университеты (Фәләстин дәүләте)  Президенты Имад Абу Кишек җитәкчелегендәге делегация килде. Әлеге визит Россиянең Фәләстин Милли администрациясе каршындагы вәкиллеге, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиллеге, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме […]

Казан федераль университетында мәктәп режимын ничек дөрес көйләргә икәнен аңлаттылар

Психолог адаптация күпме дәвам итә, йокы режимын ничек йомшак үзгәртеп корырга һәм ни өчен баланың мавыгуларын укуга каршы куярга ярамый икәне турында сөйләде. Сентябрь-көз башы гына түгел, ә бөтен организмны үзгәртеп кору чоры. Өч ай каникулдан соң баланың баш мие концентрациягә һәм хәтерне ирекле көйләүгә таләпләрнең кискен артуы белән очраша. Казан федераль университеты Психология һәм […]

КФУ галиме яңа штаммнар, вакцинацияләр һәм куркыныч төркемнәре турында

Профессор гонконг гриппының дуңгыз гриппыннан нәрсә белән аерылуы, Россиядә нинди штаммнар йөрүе һәм беренче чиратта кемгә прививка ясарга кирәклеге турында сөйләде. Көз җитү белән грипп һәм ОРВИ сезоны башлана. Быел эпидемиологлар яңартылган гонконг һәм дуңгыз гриппы циркуляциясен фаразлый. Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни – тикшеренү лабораториясе мөдире,  генетика кафедрасы […]

“Югары мәктәпнең алтын исемнәре”: КФУ хезмәткәрләре конкурста җиңүчеләр булдылар

Лауреатлар исәбенә университетның биш укытучысы кергән. «Югары мәктәпнең алтын исемнәре» проектында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде, алар арасында Казан федераль университеты хезмәткәрләре дә бар. Ел саен конкурс профессор-мөгаллимнәр составының иң лаеклы вәкилләре – уку процессында аерым уңышларга ирешүчеләр арасында үткәрелә. Ул югары уку йортында укытучы һөнәре статусын күтәрүгә юнәлдерелгән: җиңүчеләргә «Югары мәктәпнең алтын исеме» бүләге, Мактау […]