Җиңүчеләр 300 мең сум күләмендә акчалата приз алдылар.

Kazan Digital Legends сериясе кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ярдәмендә оештырылган NeuroArt хакатонына йомгак ясалды. Казан федераль университеты командасы җиңү яулады, алар AR-кушымта – Идел буеның биш шәһәре буенча маршрут эшләделәр.
Ике көн дәвамында катнашучылар ясалма интеллект инструментлары белән эшләделәр һәм визуаль сәнгать, музыка, график дизайн һәм цифрлы мәдәният өлкәсендә проектлар булдырдылар.
Чараның төп темасы мәдәнияттә цифрлы технологияләр куллану булды: ЯИ, өстәмә чынбарлык, интерактив медиа. Катнашучылар алдына өч бурыч куелды. Беренчесе – уен рәвешендә арт-терапевтик тренажер булдыруны күздә тоткан. Икенчесе-мәдәният учреждениеләре өчен аналитика системасын эшләү. Өченчесе-халык мәдәнияте буенча AR-квест язу.
«Без өченчесен сайладык. Кушымтада камераны тамгага төбәп, Идел буе халыклары тормышыннан күренешләр күрәсең”, – дип сөйләде команда капитаны, Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты аспиранты Артур Гыйниатуллин.
Аны эшләүчеләр Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола, Ижевск һәм Саранск шәһәрләрен колачлаган маршрут төзегәннәр.
“Һәр локация шул халык һәм аның һөнәре турында. Мәсәлән, татар күн мозаикасы һәм Казан җөе, чуаш чигүләре, ачык учаклы мари йорты, удмурт ыру куаласы, мордва костюмы», – дип санап китте капитан.
Квест механикасы мавыктыргыч: локация узарга, артефакт алырга кирәк. Барлык бишесен дә узганда сәяхәтче паспортын аласың. Мондый структура Идел буе халыклары мәдәнияте белән танышуны интерактив һәм аңлаешлы итә.
“Бәяләү критерийлары бишәү иде, һәм технологияләр-шуларның берсе генә. Без барысының да чын-чынлап эшләвенә басым ясадык. Жюри яклауда ук безнең кушымтадан куллана ала иде”, – дип аңлатты ул.
Җиңүчеләр ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмый. Алар проектны үстерергә һәм аны Kazan Digital Week ка тәкъдим итәргә планлаштыралар.
“Якындагы идея – алтынчы локация, башкортныкы. Аның өчен текст язылган инде. Алга таба быелгы күренешләрне яхшырагына алыштырырга һәм кушымтаны күп санлы телефоннарда тикшерергә телибез», – дип йомгаклады А.Гыйниатуллин.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: ТР Фәннәр академиясе
