Профессор гонконг гриппының дуңгыз гриппыннан нәрсә белән аерылуы, Россиядә нинди штаммнар йөрүе һәм беренче чиратта кемгә прививка ясарга кирәклеге турында сөйләде.

Көз җитү белән грипп һәм ОРВИ сезоны башлана. Быел эпидемиологлар яңартылган гонконг һәм дуңгыз гриппы циркуляциясен фаразлый. Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни – тикшеренү лабораториясе мөдире, генетика кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең медицина һәм биология фәннәре бүлеге академик-секретаре Альберт Ризванов яңа штаммнарның элеккегеләреннән ни дәрәҗәдә аерылып торуын, аларның куркынычмы-юкмы икәнен һәм үзеңне авырудан ничек дөрес якларга икәнен аңлатты.
Галим билгеләп үткәнчә, гонконг гриппы – ниндидер яңа экзотик вирус түгел, ә a (H3N2) гриппы штаммының гадәти исеме.
“Бу атама 1968 елгы пандемиядән соң барлыкка килде, ул вакытта яңа вирус Гонконгта ачыкланды һәм аннары тиз арада бөтен дөньяга таралды. Шуннан бирле аның токымнары кешеләр арасында даими йөри һәм гадәти сезонлы гриппка әверелде”, – дип хәбәр итте Альберт Ризванов.
Дуңгыз гриппы белән дә шундый ук хәл.
“Дуңгыз гриппы-2009 елда пандемия китереп чыгарган A (H1N1) гриппы. Мондый атама вирусның килеп чыгышы белән бәйле, аның формалашуында дуңгызлар арасында озак йөргән грипп вируслары катнашкан. Әмма бүген бу инде гадәти сезонлы кеше вирусы, һәм йоктыру нигездә кешедән кешегә күчә”, – дип хәбәр итте эксперт.
Белгеч сүзләренчә, ике штамм да Россия территориясендә күптән бар. Узган сезонда H3N2 аеруча актив әйләнештә булды.
“Грипп вирусы даими, әмма акрынлап үзгәрә. Бу антиген дрейф дип атала. Вирус өслегендәге аксымнарда зур булмаган үзгәрешләр җыела, һәм иммун системасына аны “иске портрет” буенча танып белү катлаулана. Шуңа күрә ел саен вакцина составын яңадан карыйлар”, – дип ассызыклады А.Ризванов.
Фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире шулай ук үзгәрешләргә мисаллар китерде.
“Узган сезонда вакцина, аерым алганда, H3N2 шартлы исеме Croatia – Гонконг гриппы һәм H1N1 Victoria – дуңгыз гриппы вариантларына исәпләнгән иде. Бер ел эчендә вируслар үзгәрде,шуңа күрә 2026-2027 еллар сезонына бу компонентларны заманчарак вариантларга алыштырдылар – Darwin һәм Missouri. Грипп B вирусында да үзгәрешләр булды. Шуңа күрә Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы (ВОЗ) быел сезонлы вакцинаның барлык төп компонентларын яңартты”, – диде вирусолог.
Галим бүгенге көндә гриппның яңа вариантлары куркынычрак яки авыруның авыр барышын китереп чыгара дигән мәгълүмат булмавы белән тынычландырды.
“Төп проблема башкада. Вирус үзгәргәнгә, узган авырулардан яки узган елгы вакцинациядән соң иммунитет аны начаррак белергә мөмкин. Шуңа күрә кешеләр күбрәк авырырга мөмкин, ә шуның белән бергә өзлегүләрнең гомуми саны да арта», – дип басым ясады профессор.
Өлкәннәргә, балаларга, йөкле хатыннарга, шулай ук йөрәк һәм үпкә авырулары, шикәр чире, башка хроник патологияләр һәм иммунитеты какшаган кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Саклануның төп ысулы-вакцинация. Көзен, авырулар массакүләм күтәрелә башлаганчы ясатырга кирәк, чөнки, иммунитет якынча ике-өч атна алдан формалаша.
“2026-2027 еллар сезонына вакциналар хәзер дөньяда тарала торган вирус вариантларын исәпкә алып яңартылган инде. Россиядә гриппка каршы үзебезнең ил вакциналары, шул исәптән, „Совигрипп“, „Флю-М“, „Ультрикс Квадри“ һ.б. кулланыла. Конкрет ассортимент төбәк һәм вакцинация программасына бәйле”, – дип аңлатты эксперт.
Конкрет штамм яки препарат исемен истә калдырмау, ә нәкъ менә агымдагы сезон өчен билгеләнгән, яше һәм сәламәтлеге торышы буенча туры килә торган вакцина алу күпкә мөһимрәк.
“Прививкалардан тыш, гади, әмма нәтиҗәле чаралар да актуаль кала: авыруларга эшкә яки укуга йөрмәскә, авыручылар белән якыннан аралашмаска, бүлмәләрне җилләтергә һәм кулларны юарга”, – дип искә төшерде Альберт Ризванов.
Белгеч хәвеф-хәтәр төркемнәрендәге кешеләр өчен киңәшләрне аерым билгеләп үтте.
“Югары температура һәм симптомнар булганда авыруның беренче көннәрендә табибка мөрәҗәгать итү яхшырак. Грипп һәм ковидны диагностикалау берничә минут вакыт ала, ә гриппка каршы махсус препаратлар бар, һәм алар нәкъ менә дәвалауның иртә стадиясендә иң нәтиҗәлесе”, – дип йомгаклады ул.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Александр Кузнецов
